«Санитар-экологик системалар – Регион» ҖЧҖ 2017 елда оештырылган. Төп эшчәнлеге – куркыныч булмаган калдыкларны җыю. Эшчәнлек Апас һәм Югары Ослан районнарында алып барыла.
Апас районында ККК белән эш итү эшчәнлеге 2021 елның икенче яртыеллыгыннан алып барыла.
Полигон 2000 елда файдалануга тапшырылган. Полигонны куллану проект егәрлеге беткәнче каралган. Полигонның проект егәрлегенең калган өлеше – 30%. Полигон оешма тарафыннан аренда килешүе нигезендә эксплуатацияләнә.
Полигонда 11 кеше эшли. Техника кулланыла (бульдозер һәм РЭМ тыгызлагычы).
Территориаль схема буенча, күләмнәр бүленешен исәпкә алып, 2023 елга каты көнкүреш калдыкларын күмүгә алынган фараз күләме 128,7 мең куб.м күләмендә исәпкә алынган, шул исәптән районнар буенча:
- Апас муниципаль районы – 71,6 мең куб.м (9,28 мең тонна);
- Югары Ослан муниципаль районы – 57,1 мең куб.м (7,4 мең тонна).
«Санитар-экологик системалар – Регион» ҖЧҖ өчен Дәүләт комитеты тарафыннан ККК күмү өчен тарифлар билгеләнде.
«Санитар-экологик системалар – Регион» ҖЧҖ материаллары буенча