«Җайга салучы Җайга салынулы оешмалар турында»: Азнакай районының ресурс белән тәэмин итүче оешмалары

Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Азнакай районы оешмалары белән таныштырабыз.

Азнакай муниципаль районы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Район көнчыгышта Башкортстанның Бакалы һәм Шаран районнары, төньякта – Сарман һәм Мөслим, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта – Әлмәт, көньякта – Бөгелмә, көньяк-көнчыгышта – Татарстанның Ютазы районнары белән чиктәш.  Район үзәге – Азнакай. Республика буйсынуындагы шәһәр.

Район территориясе 2168,65 кв. метр тәшкил итә. Мәйданы буенча Әлмәт, Лаеш, Мамадыш һәм Нурлат районнарыннан соң бишенче урынны били. Халыкның гомуми саны – 61069 кеше.

Азнакай районын ресурс белән тәэмин итүче оешмалар – «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Сельхозжилсервис» МУП һәм «Каты көнкүреш калдыклары полигоны» ҖЧҖ.

«Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ кулланучыларга җылылык энергиясе һәм җылылык китерү матдәсен бирә, хуҗалыкта эчә торган су һәм юынты суларны агызу һәм чистарту хезмәте күрсәтә. Оешма турында тулырак «Татариядән Татарстанга» рубрикасында сөйләгән идек.

Районда су белән тәэмин итүгә хезмәт күрсәтүче тагын бер оешма – «Сельхозжилсервис» МУП. «Сельхозжилсервис» МУП эчәргә яраклы суын Азнакай муниципаль районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, бюджет һәм башка оешмалары куллана. Су белән тәэмин итү чыганагы – җир асты сулары. Хезмәт күрсәтү процессында предприятие 27 су алу җайланмасыннан файдалана, суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 81,78 км тәшкил итә.

Район территориясендә каты коммуналь калдыкларны күмү буенча эшчәнлекне «Каты көнкүреш калдыклары полигоны» ҖЧҖ башкара.

 

Чыганак: http://www.tatarnews.ru

https://aznakayevo.tatarstan.ru/istoriya-rayona.htm


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International