«Җайга салучы Җайга салынулы оешмалар турында»: Арча районының ресурс белән тәэмин итүче оешмалары

Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Арча районы оешмалары белән таныштырабыз.

Арча муниципаль районы – Татарстан Республикасының иң зур районнарының берсе, ул Көнбатыш Кама аръягының төньяк өлешендә урнашкан, 1930 елда оешкан. Административ үзәге – Арча шәһәре – Казансу елгасының матур ярында, Татарстан башкаласыннан 60 км ераклыкта урнашкан. Районның гомуми мәйданы – 1843 кв. км., халкы – 52 мең кеше.

Арча районын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре белән «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ тәэмин итә, аларга хезмәт күрсәтү барышында 32 су алу җайланмасы файдаланыла. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 118,36 км тәшкил итә.

Ташландык суларны агызу процессында 26 берәмлек канализация-насос станциясе һәм 45 км озынлыктагы канализация челтәрләре кулланыла. Кулланучылардан көнкүреш һәм канализация сулары биологик чистарту корылмаларына килә. Биологик чистартудан соң, актив ләм суы икенчел отстойникка керә. Тондырылган су су җыю улакларыннан үзе ага торган торба үткәргеч аша контакт резервуарына һәм фильтрлар блогына тарала. Чистартылган су зарарсызландыру камерасы аша ультрашәмәхә нурланышын узып, Казансу елгасына агызыла.

Район территориясендә каты коммуналь калдыкларны күмү эшчәнлеге «Жилкобытсервис» ҖЧҖ һәм «Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре» ҖЧҖ тарафыннан алып барыла.

 

 

Источник: tatfrontu.ru 

https://arsk.tatarstan.ru/about.htm

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International