Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.
Әлки муниципаль районы Татарстанның көньягында урнашкан, Ульяновск өлкәсе, Спас, Алексеевск, Нурлат муниципаль районнары белән чиктәш. Муниципаль берәмлекнең административ үзәге – Базарлы Матак авылы. Әлки районы административ-территориаль үзәк буларак 1930 елның 10 августында оеша. Район территориясе 1726,76 кв.м тәшкил итә, халык саны – 18177 кеше.
Әлки районында су белән тәэмин итү буенча «Әлки коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Су белән тәэмин итү чыганагы – җир асты сулары. Тирән насослар ярдәмендә эчә торган су Рожновский манарасына бирелә һәм шуннан соң үзәкләштерелгән су челтәренә керә. Предприятие 81,30 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләрен эксплуатацияли.
Ташландык суларны агызу өлкәсендә «Инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Оешма канализация суларын кабул итү һәм биологик чистартуны башкара. Хезмәт күрсәтү барышында предприятиедә 1 чистарту корылмасы һәм 3 канализация-насос станциясе эксплуатацияләнә. Канализация челтәрләренең озынлыгы 5 км тәшкил итә.
Чыганак: https://alkeevskiy.tatarstan.ru/about.htm