Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.
Татарстан Республикасының Чүпрәле районы республиканың көньяк-көнбатышында урнашкан, Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белән чиктәш булып тора. Район үз эченә 52 торак пунктны алган 19 авыл җирлегеннән тора.
Район 1930 елның 10 августында оеша. Район территориясе 1029,50 кв. км тәшкил итә, халык саны – 24 172 мең кеше.
Чүпрәле районын су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу хезмәтләре белән «Прогресс» МУП тәэмин итә.
Су белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтү процессында 29 су алу җайланмасы файдаланыла. Озынлыгы 384,38 км булган су челтәре буенча су кулланучыларга җиткерелә.
Ташландык су агызу өлкәсендә предприятие тарафыннан проект егәрлеге тәүлегенә 200 м3 тәшкил иткән биологик чистарту корылмасы кулланыла, фактик егәрлеге – тәүлегенә 60 м3.
Ташландык суларны транспортлау 2,8 км озынлыктагы челтәрләр буенча башкарыла.
Чагынак: https://drogganoye.tatarstan.ru/istoriya-rayona.htm