«Җайга салучы Җайга салынучылар турында: «Әтнә ТКХ» МУП

Әтнә районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан, Татарстан Республикасының Арча, Биектау районнары һәм Марий Эл республикасының Морки районы белән чиктәш.

Район үзәге – Олы Әтнә авылы – Казаннан 53 км төньякта, Коркачык тимер юл станциясеннән 30 км көньяк-көнчыгышта урнашкан. 

Территориянең мәйданы 681,4 км² тәшкил итә.

Халык саны – 14,4 мең кеше.

Әтнә районын «Әтнә ТКХ» муниципаль унитар предприятиесе су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре белән тәэмин итә.

«Әтнә ТКХ» МУП эчәргә яраклы суын халык, бюджет һәм башка оешмалар куллана. Предприятие балансында 7 артезиан скважинасы, Рожнов системасының 7 суэтем манарасы бар. Суны күтәрү 7 насос ярдәмендә җир асты чыганакларыннан башкарыла. Суны кулланучыларга җиткерү 25,25 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләре буенча башкарыла.

Ташландык суларны агызу буенча хезмәт күрсәтү процессында 4 насос файдаланыла. Канализация агынтыларын кулланучылардан транспортлау 5,6 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара.

 

 

Чыганак: tatfrontu.ru

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International