Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Кукмара районы оешмалары белән таныштырабыз.
Матур, әкияти төбәк – шагыйрьләр элек-электән Кукмара районы турында шулай язалар. Татарстанның төньягында урнашкан район бик гүзәл урында утыра: матур елга үзәннәре белән тармакланган калкулыклар, тирә-якка җәелгән бай урманнар, ә урманнар үсми торган территорияләрдә – кырлар, сөрүлекләр, көтүлекләр, күпьеллык үсентеләр.
Районның гомуми мәйданы 1 493 кв. км тәшкил итә, территориясе төньяктан көньякка сузылган. Район үзәге Кукмара ш.т.п. Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан 120 км ераклыкта урнашкан, аның белән автомобиль һәм тимер юл элемтәсе бар. Халык саны – 52,2 мең кеше.
Кукмара районы җылылык белән тәэмин итү хезмәтләре белән «Инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ тәэмин итә, ул хезмәт күрсәтү процессында сәгатенә 1,38 Гкал сыйдырышлы 10 котельныйдан файдалана.
Районга су белән тәэмин итү хезмәтләрен «ВодоТехноСервис» ҖЧҖ күрсәтә. Предприятие үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләреннән файдалана. Су белән тәэмин итү чыганагы – җир асты сулары. Предприятиегә 13 су алу җайланмасы, ЭЦВ маркалы 29 насос, 80,13 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләре хезмәт күрсәтә.
«СТОК» ҖЧҖ су агызу хезмәтләрен башкара һәм биологик чистарту корылмаларын, 3 канализация насос станциясен, 34,75 км озынлыктагы канализация челтәрләрен эксплуатацияли.
Чыганак: https://kukmor.tatarstan.ru/o-rayone.htm