«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Зәй су каналы» ҖЧҖ

Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.

Зәй – Дала һәм Урман Зәе елгалары кушылган шәһәр, Әгерҗе-Акбаш линиясендә шул ук исемдәге тимер юл станциясе янында урнашкан. Зәй районы үзәге. 

Бүген Зәй Татарстанның эре ун шәһәре арасына керә. Халкының саны 55 меңнән артык кеше тәшкил итә.

Район территориясендә Идел буе төбәгендәге иң зур электростанция - «Татэнерго» АҖ Зәй ГРЭСы филиалы урнашкан, аның турында без «Татариядән Татарстанга» рубрикасында сөйләгән идек.

«Зәй су каналы» ҖЧҖ Зәй муниципаль районының бюджет һәм башка оешмалары өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суны агызу хезмәтләрен күрсәтә. 

Зәй шәһәрен кулланучыларны су белән тәэмин итү җир асты чыганакларыннан башкарыла, суны артезиан скважиналарыннан тирәнтен насослар белән күтәртелә. Кулланучыларга дигән су 201,65 км озынлыктагы су челтәрләре аша китерелә.

Кулланучылардан канализация агымнарын транспортлау 63,9 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара, шул исәптән басым челтәрләренең озынлыгы – 13,43 км, үзагымлы челтәрләр озынлыгы – 50,47 км. Канализация сулары 2 канализация насос станциясенә, ә аннары чистарту корылмаларына керә. Кабул ителгән агынты суларны чистарту биологик ысул белән башкарыла.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International