«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Водоканал» ҖЧҖ

Әгерҗе Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Сарапул калкулыгы төбендә, Иж елгасы (Идел бассейны) ярында, Казаннан көнчыгышка таба 304 км ераклыкта урнашкан. Казан - Еатеринбург тимер юлы төзелеше белән бәйле рәвештә Әгерҗе станциясе каршындагы поселок буларак нигез салына (1915 елда ачыла). Шәһәр 1938 елдан бирле. Бүгенге көндә Әгерҗе районында 34,7 мең кеше яши.

Әгерҗе шәһәрендә бюджет һәм башка кулланучыларга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре «Водоканал» ҖЧҖ  тарафыннан күрсәтелә, бу хакта традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикабызда сөйләрбез.

Кулланучылардан 24,44 км озынлыктагы үзәкләштерелгән ташландык су агызу челтәре аша Лесопильная һәм Вокзал урамнары буйлап агынты сулар КНС килә, алга таба Вокзал урамындагы биологик чистарту корылмаларына күчә.
 Кабул ителгән канализация суларын чистарту биологик ысул белән башкарыла. Биологик чистарту корылмаларының җитештерү куәте – тәүлегенә 10 мең куб. м. Агынты суларны чистарту нәтиҗәлелеге 92% тәшкил итә.

Эчәрлек су чыганагы – артезиан коелары. Предприятие су күтәрү буенча 19 скважинага хезмәт күрсәтә. Суүткәргеч челтәрләрнең гомуми озынлыгы 78,45 км тәшкил итә. Шулай ук предприятие 205 су алу колонкасына һәм гидрантларга хезмәт күрсәтә. Шәһәр системасының гомуми куәте тәүлегенә 4000 куб тәшкил итә.

 

Чыганак: www.agryz.tatarstan.ru


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International