Укучыларны хәзерге заман торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Шуларның берсе – «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ
«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» ҖЧҖ 2006 елда оеша.
2013 елның маенда «ПЖКХ» идарәче компаниясе «ТР-Инвест» компанияләр төркеменә керщ, ул 2012 елда Россия территориясендә һәм чит илләрдә алдынгы индустриаль технологияләр секторларында турыдан-туры инвестицияләр кертү өчен оештырылган. «ТР-Инвест» АҖнең төп юнәлеше – илдә илебез технологияләре, шулай ук дөньяның алдынгы илләре тәҗрибәсе нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын булдыру.
2018 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ Татарстан Республикасы көнбатыш зонасы буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында 72 нче килешүне төзи.
2019 елның 1 гыйнварыннан «ПЖКХ» идарәче компаниясе Татарстан Республикасының көнбатыш зонасы буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы булып тора. Төбәк операторының эшчәнлек зонасына Казан шәһәре һәм Татарстанның 21 муниципаль районы керә.
Бүген компания эшчәнлеге калдыклар белән эш итү өлкәсендәге заманча технологияләрнең һәм эшләнмәләрнең соңгы казанышларына нигезләнә. Җитештерү процессларын оптимальләштерү, илебезнең техникасын һәм җиһазларын куллану, эшнең югары сыйфатын саклап калганда, хезмәтләр бәясен киметүгә ярдәм итә.
«ПЖКХ» ИК, беренчеләрдән булып, калдыклар җыю өчен Европа стандартына туры килә торган контейнерлар куллана башлый, искергәннәрен әкренләп кенә алмаштыра. Яңа контейнерлар пластик яки металл, куллану өчен уңайлырак. Алар хуҗаларының тормышын сизелерлек җиңеләйтәләр. Контейнерларның авырлыгы аз, тәгәрмәчләр белән җиһазландырылган, аларны җиңел күчереп, тиешле урынга куярга мөмкин. Алар тиз юыла, күгәрми. Евроконтейнерлар дымга гына түгел, химик кушылмаларга да чыдам, сугудан һәм егылудан тотрыклы. Алар кул белән дә, автоматик бушату өчен дә җайлаштырылган. Аларның дизайны бушату вакытында хәтта кечкенә фракцияләрне дә чәчмәскә мөмкинлек бирә.
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – каты коммуналь калдыкларны эшкәртү. 2008 елдан предприятиедә чүп-чарны сортларга аеру буенча үз заводы һәм чүп-чар төяү станциясе (МПС) эшли.
Алга таба №1 чүп-чар ташу станциясенә эшкәртү өчен торак сектордан, офислардан, сәүдә нокталарыннан, рестораннардан, кунакханәләрдән һәм Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин һәм Киров районнарыннан калдыклар китерелә. Предприятие елына 200 мең тонна (тәүлегенә 550 тонна) каты көнкүреш калдыкларын кабул итү, сортлау һәм брикетлау өчен билгеләнгән.
Станциягә кергән коммуналь калдыклар органик һәм органик булмаган өлешләрдән, предметлар, әйберләр һәм материаллардан, ватылган савыт-саба, пыяла кисәкләре, иске китаплар, газеталар, катыргы, полиэтилен пленка, ПЭТ-шешәләр, консерв банкалар, төрү материаллары, тузган кием, азык-төлек калдыкларыннан тора. Бу «күп төрлелектән» икенчел материаль ресурслар аерыла: металл, катыргы, текстиль, ПЭТ-шешәләр һәм башкалар.
Сайлап алганнан соң вак фракция һәм урам сметлары күмү һәм рекультивацияләү өчен полигонга озатыла, ә эшкәртелгән икенчел матди ресурслар Татарстан, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләре, Марий Эл предприятиеләренә илтелә, алардан катыргы, кәгазь, ПЭТ — флекстан төрү пленкасы (контейнерлар), ПЭТ — флекстан эшләнмәләр җитештерәләр – гранула ясыйлар (аннан әзер продуктлар килеп чыга), пыяладан төзелеш блоклары яки пыяла ясала. Зур калдыклар МПС кабул итү бүлегендә сортлауның төп линиясенә кадәр чыгарыла.
Беркемгә дә сер түгел, нәтиҗәле эш процессы өчен квалификацияле персонал кирәк. «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖдә эш стажы зур булган белгечләр эшли, даими рәвештә хезмәткәрләр өстәмә белем ала һәм квалификация күтәрә.
Каты коммуналь калдыкларны чыгару расланган график буенча яки алдан бирелгән гаризалар буенча башкарыла. Машинаның килүе турында Call үзәге хезмәткәре хәбәр итә.
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ даими рәвештә эшне яхшырта һәм модернизацияли, республиканы чистартырга омтыла, калдыклар белән эш итү буенча культураны үстерә.
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ материаллары буенча