«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Теплоэнергосервис» МУП

Балык Бистәсе районы 1927 елның 14 февралендә оеша. Район территориясе 2041,4 км2 били, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы – 1189,10 км2. Район территориясендә 1 шәһәр һәм 26 авыл җирлеге урнашкан. Районда барлыгы 77 торак пункт урнашкан. Район халкының гомуми саны – 24,8 мең кеше.

Район территориясендә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре  «Теплоэнергосервис» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан күрсәтелә, «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» дигән дигән традицион рубрикабызда шул хакта сөйләрбез.

Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре:

- пар һәм кайнар су тарату (җылылык энергиясе),

- суны алу, чистарту һәм тарату;

- агып җыела торган суларны җыю һәм эшкәртү,

- котельныйлар эшчәнлеген тәэмин итү,

- җылылык челтәрләре эшчәнлеген тәэмин итү,

- торак һәм торак булмаган биналар төзү һ.б.

Җир асты чыганакларыннан су күтәртү Балык Бистәсе муниципаль районы Балык Бистәсе ш.т.п. 9 насос ярдәмендә башкарыла. Су чиста су резервуарларына бирелә, аннан соң – торба буенча үзәкләштерелгән су челтәренә. Кулланучыларга дигән су 69,0 км озынлыктагы су челтәрләре аша китерелә. Оешма 7 коега хезмәт күрсәтә.

Кулланучылардан канализация агымын чыгару 9,4 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара, шул исәптән басымсыз челтәрләрнең озынлыгы – 2,5 км Канализация агынтыларын суырту 2 насос ярдәмендә башкарыла. Оешма биологик чистарту корылмаларын куллана.

Җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәткәндә билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 9,10 Гкал булган 12 котельный файдаланыла, челтәрләрнең озынлыгы 2,91 км тәшкил итә.

 

 

Чыганак: http://protatarstan.ru/


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International