Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.
Мөслим районы 1930 елда оешкан, Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Казаннан 319 км көньяк-көнчыгышта урнашкан. Ык елгасында (Чулман кушылдыгы) урын алган.
Районда күп кенә тармакларда: товарлар җитештерүдә, эшләр һәм хезмәт күрсәтүдә, продукцияне эшкәртүдә, төзелештә тәкъдим ителгән сәнәгать тотрыклы үсеш алган. Эшчәнлекләре район икътисадының тотрыклы торышын тәэмин итүгә, халыкның югары тормыш дәрәҗәсен булдыруга, районның үз-үзен тәэмин итүгә юнәлдерелгән төп предприятиеләр арасында «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ предприятиесе дә бар.
«Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ эшчәнлегенең төп төре – котельныйларда пар һәм кайнар су (җылылык энергиясе) җитештерү.
Су белән тәэмин итү чыганагы – җир асты сулары. Суның күтәрелүе тирән насослар белән башкарыла, аннан соң чиста су резервуарына, аннан су челтәренә бүленә. Җир рельефы ярдәмендә Мөслим авылында эчәргә яраклы су үз агымы буенча таратыла. Су белән тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтү процессында 6 скважина, 1 су алу каптажы, 4 чиста су резервуары кулланыла, суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 23 км тәшкил итә.
Торба буенча агып торган су дүрт канализация-насос станциясенең кабул итү камерасына керә, шуннан соң барлык сулар биологик чистарту корылмаларына җиткерелә. Аннан соң рәшәткәләр, ком тотып калу җайланмалары аша, беренчел һәм икенчел аэротенкалар, контакт резервуарлары аша узалар һәм Ык елгасына агызыла. Канализация челтәрләренең озынлыгы 10,11 км тәшкил итә.
«Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ материаллары буенча