«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: БМР «Водоканал» МКП

Баулы районын Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш капкасы дип атыйлар. Монда республика көн саен таң белән очраша.

Татарстан АССРның административ берәмлеге буларак Баулы районы 1930 елның 10 августында барлыкка килә. Монда нефтьнең, табигый газның бай чыганаклары урнашкан. Район һәм шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре арасында төп өлешне нефтьчеләр алып тора. 

Район территориясендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре БМР «Водоканал» МКП тарафыннан күрсәтелә, «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» дигән дигән традицион рубрикабызда шул хакта сөйләрбез.

Предприятие 2014 елда төзелгән һәм Баулы шәһәрендә һәм Баулы районында су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә бердәнбер хезмәт күрсәтүче булып тора.

Су белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтү процессында предприятие 15 скважинаны эксплуатацияли, суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 191 км тәшкил итә. 

Канализация агынтыларын кулланучылардан транспортлау 41,8 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара, суырту канализация станцияләрендә башкарыла. Кабул ителгән агынты суларны чистарту биологик ысул белән башкарыла.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International