«Җайга салучы Җайга салынулы оешмалар турында: «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП

Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. 

Кама алды районында урнашкан Питрәч районы 1930 елның 10 августында оеша. Аның үзәге Казаннан көнчыгышка таба 45 км ераклыкта Мишә елгасының матур уң ярында урнашкан – Питрәч авылы. Аның 450 елдан артык тарихы бар. Район төньякта – Биектау һәм Арча районнары, көнчыгышта – Теләче, көньякта-Балык Бистәсе һәм Лаеш районнары белән чиктәш, ә көнбатышта Казанга тоташа. Район территориясе составына 21 муниципаль берәмлек керә, алар 73 торак пунктны берләштерә.

Татарстан Республикасы Питрәч районы халкы, предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларының коммуналь хезмәтләргә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан, 2019 елның 24 декабрендәге 1487 номерлы карар нигезендә «Питрәч коммуналь челтәрләре» муниципаль унитар предприятиесе төзелә.  Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре:

  • Су белән тәэмин итү, ташландык суларны чистарту,
  • Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу челтәрләрен эксплуатацияләү,
  • Су алу челтәрләрен эксплуатацияләү,
  • Су белән тәэмин итү һәм канализация буенча техник шартлар бирү,
  • Котельный һәм җылылык челтәрләре эшчәнлеген тәэмин итү эшчәнлеге һ.б.

 

Су белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәткәндә 10 су алу җайланмасы, 24 скважина файдаланыла, суүткәргеч челтәрләренең озынлыгы 330,63 км тәшкил итә.

Предприятие 89,4 км озынлыктагы канализация челтәрләрен һәм Кощаково, Питрәч, Пановка авылларында биологик чистарту корылмаларын файдалана.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 13,8 Гкал булган 9 котельный җәлеп ителгән, челтәрләрнең озынлыгы 3,393 км тәшкил итә.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International