«Җайга салучы Җайга салынулы оешмалар турында: «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ

Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы 1930 елда оешкан. Составына 1 шәһәр һәм 16 авыл җирлеге керә. Спас районы мәдәни мирас объектларына иң бай район. Болар беренче кешеләрнең борынгы тукталышлары, урта гасыр бистәләре һәм шәһәрләре, тарих һәм архитектура һәйкәлләре. Төп объект – Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, ул 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.
Район территориясендә су һәм җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ күрсәтә, «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» традицион рубрикабызда шуның хакында сөйләячәкбез. 

«Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ 2005 елда төзелгән. 12 авыл җирлегендә су белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтә: Аграмак, Бураково, Әҗмәр, КИМ, Кызыл Бистә, Кузнечиха, Куралово, Полянка, Приволжский, Өчкүл, Чәчәкле, Ямбакты.  
Предприятие түбәндәгеләрне эксплуатацияли:
- 34 артезиан скважинасы;
- 31 насос;
- 88 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләре. 
Артезиан коеларыннан чыгарылган җир асты сулары су белән тәэмин итү чыганагы булып тора. Суның күтәрелүе насослар ярдәмендә башкарыла, аннан соң эчә торган су үзәкләштерелгән су челтәренә бирелә. 2023 елга тарифта исәпкә алынган кулланучыларга су җибәрү күләме 182,8 мең куб.м тәшкил итә.


«Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ тарафыннан җылылык белән тәэмин итү хезмәте Болгар шәһәре һәм Никольский авыл җирлеге территориясендә күрсәтелә. Эксплуатацияләнә:
- билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 13 Гкал булган 7 котельный;
- җылылык белән тәэмин итү челтәрләре (ике трубалы исәпләнештә) – 6 км.
2023 елга тарифта исәпкә алынган файдалы җылылык энергиясен җибәрү күләме 12,780 Гкал тәшкил итә.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International