«Җайга салучы Җайга салынулы оешмалар турында: «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ

«Татгазэнерго» ЯАҖ 2005 елда Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру кысаларында оештырыла.

«Татгазэнерго» ЯАҖ «Газпром теплоэнерго Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә үзгәртеп кору рәвешендә үзгәртеп корылган (кыскартылган исеме: «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ).

Шул ук вакытта «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ «Татгазэнерго» ЯАҖнең барлык хокуклары һәм бурычлары буенча тулы хокуклы варисы булып тора.

 Максаты – коммуналь энергетика өлкәсендәге проектларны һәм Татарстан Республикасында һәм Идел буе төбәгендә газ һәм башка энергочыганакларны исәпкә алуның автоматлаштырылган системаларын гамәлгә кертү программасын комплекслы тормышка ашыру.

Компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

- җылылык энергиясе, кайнар һәм хуҗалык-эчә торган су җитештерү һәм тәэмин итү, шулай ук коммуналь челтәрләрне эксплуатацияләү;

- табигый газны коммерция исәбенә алуның бердәм техник сәясәтен (газ белән тәэмин итүче һәм газ тарату оешмасы белән берлектә) тәэмин итү һәм аны оештыру;

- автоматлаштырылган технологик процесслар белән идарә итү системаларын эшләү, гамәлгә кертү һәм тәэмин итеп тору.

Төп җитештерү персоналының исемлек буенча уртача саны – 183
Административ-идарә персоналының исемлек буенча уртача саны – 42

«Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ составына ике филиал керә:

- Менделеевск шәһәрендә урнашкан «Менделеевск» филиалы.

- Баулы шәһәрендә урнашкан һәм «Баулы ПТС» ТР ДУП базасында оештырылган «Баулы» филиалы.

«Баулы» филиалында сәгатенә 45,3 Гкал сыйдырышлы 10 котельный бар, челтәрләрнең гомуми озынлыгы – 20730 км

«Менделеевск» филиалы сәгатенә 90,99 Гкал куәте булган 18 котельныйдан файдалана, челтәр озынлыгы 30,52 км тәшкил итә.

«Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖнең ташландык суларны агызу хезмәтеннән Менделеевск шәһәре халкы, бюджет оешмалары һәм башка кулланучылар файдалана.

Кулланучылардан канализация агымын чыгару 24,06 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара, шул исәптән басым челтәрләренең озынлыгы – 0,6 км

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International