Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.
Оешма торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Оборона министрлыгының Россия Федерациясе законнарында каралган вәкаләтләрен тормышка ашыруны тәэмин итү максатларында эшләрне башкару һәм хезмәтләр күрсәтү өчен булдырылган.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Үзәк торак-коммуналь идарәсе» ФДБУ эшчәнлегенең төп максаты булып хәрби һәм социаль инфраструктура объектларын карап тоту (эксплуатацияләү) һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре мәнфәгатьләрендә коммуналь хезмәтләр күрсәтү тора.
Төп эшчәнлек төрләре:
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Үзәк торак-коммуналь идарәсе» ФДБУ филиалы (Үзәк хәрби округ буенча) өчен Биектау районының Березовка поселогы һәм Лаеш районының Усад авылы кулланучылары өчен су белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгели. Су белән тәэмин итү челтәрләренең гомуми озынлыгы – 5,7 км.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Үзәк торак-коммуналь идарәсе» ФДБУ материаллары буенча