«Тепловые Сети Западного вывода» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Чаллы шәһәренең җылылык белән тәэмин итү схемасына керүче Татарстан Республикасы предприятиеләренең берсе. Предприятиене оештыручылар – «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ һәм «Мастер» Кама индустриаль паркы» АҖ. Озынлыгы 7,9 км булган җылылык челтәрләре ТЭЦ-Стройбаза мәйданчыгында урнашкан, аларга 40ка якын кулланучы – үсеп килүче кече һәм урта бизнес субъектлары тоташтырылган. Җәмгыять эшчәнлегенең төп төре – җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәт күрсәтү, шулай ук «Тепловые Сети Западного вывода» ҖЧҖ җылылык челтәрләренә техник хезмәт күрсәтүне һәм ремонтлауны гамәлгә ашыра.
Чыганак: www.tszv.ru