«Җайга салучы Җайга салынучылар турында: «Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ

«Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ үз эшчәнлеген 2012 елның апрелендә башлап җибәрә.

        Предприятие руда булмаган төзелеш материалларын (ком һәм ком-гравий катнашмасы) чыгару һәм сату, шулай ук Тукай, Алабуга, Түбән Кама һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итеп, Чаллы – Соколка линияләрендә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнә. Әлеге эшчәнлек төре өчен нигез булып «Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы арасында төзелгән елга транспортында гражданнарны йөртү буенча хезмәтләр күрсәтү турындагы шартнамә тора. Күп еллар дәвамында әлеге транспорт төренең социаль әһәмиятен исәпкә алып, предприятие көн саен навигация чорында шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен Чаллы-Соколка рейсларын оештыра. Судно экипажы катгый дисциплина, югары хезмәт җитештерүчәнлеге, эшкә иҗади якын килүе белән аерылып тора. Судноны вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау нәтиҗәсендә экипаж эше төгәл һәм җайга салынган. Алар куркынычсыз транспорт хәрәкәтен тәэмин итәләр, эчке су юллары акваториясендә экологик иминлекне саклыйлар.

           «Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ Кама аръягы төбәгендә бердәнбер, Чаллы-Соколканың социаль әһәмиятле маршрутын алга таба үстерүгә һәм саклауга юнәлдерелгән.

 

 

«Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ материаллары буенча

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International