«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Оборонэнерго» АҖ

Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.

«Оборонэнерго» АҖ Россия Федерациясе Президентының «Оборонсервис» ачык акционерлык җәмгыяте турында» 2008 елның 15 сентябрендәге 1359 номерлы Указын үтәү максатында 2009 елның 30 апрелендә «Электр челтәрләре»нең ярдәмче җәмгыятьләре акцияләренә ия булу буенча контроль-идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыру, аларның җитештерү-хуҗалык эшчәнлеген координацияләү һәм кооперацияләү, продукция җитештерүне оештыру, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы карамагындагы предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләре, дәүләт заказчылары һәм башка заказчылар мәнфәгатьләрендә ярдәмче җәмгыятьләр тарафыннан эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү максатларында, шулай ук электр энергетикасы өлкәсендә яңа эшләнмәләр һәм технологияләр кертү өчен гамәлгә куела.

2011 елның 31 августында ярдәмче җәмгыятьләр «Оборонэнерго» АҖ тарафыннан үзгәртеп корыла һәм кушылдырыла.

2011 елның 31 августыннан башлап «Оборонэнерго» АҖ үз эшчәнлеген филиал челтәре аша бердәм операцион компания буларак гамәлгә ашыра башлый. Хәзерге вакытта җәмгыять филиаллары эшчәнлеге Россия Федерациясенең 80 субъекты территориясендә алып барыла. Җәмгыятьнең 0,4-220 кВ көчәнешле һава һәм кабель линияләренең озынлыгы 51,9 мең км, трансформатор подстанцияләре – 12,6 мең данә, гомуми куәте – 7861 МВА. Электр энергиясен тапшыру һәм бүлү, шулай ук кулланучыларны электр челтәрләренә тоташтыру Җәмгыятьнең 11 филиалы тарафыннан тәэмин ителә. «Оборонэнерго» АҖ составына түбәндәге филиаллар керә: Идел-Нократ, Ерак Көнчыгыш, Байкал, Калининград, Камчатка, Приморье, Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Төньяк-Кавказ, Урал, Үзәк.

2016 елның 15 августында «Оборонэнерго»  АҖнең милек формасы үзгәртелә.

«Оборонэнерго» АҖ эшчәнлегенең төп максаты – Россия Оборона министрлыгы объектларын һәм башка кулланучыларны ышанычлы һәм өзлексез энергия белән тәэмин итү.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Оборонэнерго» АҖнең Идел-Нократ филиалын җайга сала, ул 49 подстанцияне эксплуатацияли. Һава электр линияләренең озынлыгы – 53,29 км, кабель линияләренең озынлыгы – 191,59 км.

 

«Оборонэнерго» АҖ материаллары буенча

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International