«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Таттехконтроль» АҖ

«Таттехконтроль» акционерлык җәмгыяте 2007 елдан хәзерге вакытка кадәр транспорт чараларын техник тикшерүне үткәрү эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә автомототранспортны техник карау өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча төп оператор булып тора.

Республикада төрле операторларны техник тикшерүнең барлыгы 73 пункты эшли, шуларның 14е – «Таттехконтроль» АҖ. Оешмада йөкләнешне оптимальләштерү һәм рациональ бүлү өчен күчмә диагностика линиясе аккредитацияләнгән, ул Татарстан Республикасы буенча тикшерү үткәрү пунктлары булмаган районнарга чыгу өчен ниятләнгән.  Предприятие хезмәткәрләренең саны 80 кеше тәшкил итә. 

Казан шәһәре территориясендә халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен «Таттехконтроль» АҖ Колл-үзәк эше оештырылган. Әлеге үзәк хезмәткәрләре көче белән алдан язылу буенча физик һәм юридик затлар тарафыннан техник тикшерү узу өчен чиратны тәртипкә салалар. Вокзалга турыдан-туры килгән клиентларга уңайлы булсын өчен, Колл-үзәк тарафыннан формалаштырылган электрон чират терминалы интеграцияләнгән.

Предприятие эше «Транспорт чараларын техник карау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 01.07.2011 ел, №170-ФЗ федераль закон һәм «Транспорт чараларын техник карау кагыйдәләрен раслау турында, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 15 сентябрендәге 1434 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә башкарыла.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International