Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.
«Жилкомбытсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзенең хуҗалык эшчәнлеген 2006 елның 24 гыйнварында башлаган.
Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре булып каты коммуналь калдыкларны, шулай ук каты коммуналь калдыкларга карамаган калдыкларны күмү һәм тышкы төзекләндерү объектларын карап тоту тора. Предприятиедә 45 кеше эшли.
Предприятиедә территорияне карап тоту һәм санитар чистарту буенча механикалаштырылган бригада булдырылган. Бригадада катнаш юл автомашинасы, кар төягеч, автогрейдер, фронталь төягеч һәм бункеровозлар бар. Бригаданың югары техник җиһазланышы шәһәр территориясен җыештыруны тулысынча механикалаштырырга мөмкинлек бирә.
Район территориясендә каты көнкүреш калдыклары полигоны бар ( Арча ш.), ул «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге балансында тора. Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән «Жилкомбытсервис» ҖЧҖ арасында 2022 елның 25 октябреннән №1 концессия килешүе төзелгән. Килешү 2025 елның октябренә кадәр гамәлдә. Каты көнкүреш калдыклары полигоны 1999 елда файдалануга тапшырылган, полигонның гомуми куәте – 266 400 куб.м (133 200 т), гомуми мәйданы – 6.0 га. Полигонда ике ДТ-75 тракторы, шулай ук төягеч эшли.
«Жилкомбытсервис» ҖЧҖ материаллары буенча