«Җайга салучы Җайга салынучылар турында: «Н.В.Лемаев исемендәге Бигеш халыкара аэропорты»

Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. 

Бигеш – Кама аръягының ачык капкасы һәм Татарстанның төньяк-көнчыгыш икътисадый төбәгенең иң мөһим авиатранспорт үзәге.

Бигеш халыкара аэропорты – «КАМАЗ» ГАҖ бүлендек предприятиесе – Татарстан Республикасының иң интенсив үсүче аэропортларының берсе. «Бигеш» аэропортыннан 25 километр радиуста Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләре урнашкан. Бигеш аэропорты Татарстан Республикасының якындагы шәһәр һәм районнарыннан пассажирларга гына түгел, Удмуртия Республикасы һәм Башкортостан халкына да хезмәт күрсәтә.

Аэропорт урнашкан төбәк икътисадый үсешнең югары дәрәҗәсе белән аерылып тора: Кама аръягы төбәгендә Россиянең эре сәнәгать предприятиеләре, шулай ук Чаллының алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм «ИННОКАМ» инновацион кластеры тупланган.

Хәзерге вакытта аэропортта ясалма катламы булган бер очыш полосасы, өч рулеж  юлы, 27 һава корабы өчен пассажир перроны бар. Boeing 737 һәм аның модификацияләренә, Airbus A-319, А-320, А-321 һәм аларның модификацияләренә урта магистраль ВС күпчелегендә кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтүгә хокукы бар. 2017 елның июлендә Федераль һава транспорты агентлыгы Бигеш халыкара аэропортына Boeing-767-300 самолетларына һәм аның модификацияләренә хезмәт күрсәтүгә рөхсәт бирде.

Инде 45 елдан артык аэропорт белгечләре пассажирларга һәм авиакомпанияләргә хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Бүген Бигеш – Россиянең иң яхшы 50 һава портына керүче динамик үсештәге аэропорт. Ел саен 700 000 артык пассажир аэропорт хезмәтеннән файдалана.

2019 елның 31 маенда, Россия Федерациясе Президентының «Аэропортларга Ватан алдында аерым казанышлары булган затлар исемнәрен бирү турында» 246 номерлы Указы нигезендә, Бигеш халыкара аэропортына рәсми рәвештә Н.В.Лемаев – «Нижнекамскнефтехим» җитештерү берләшмәсе директоры, СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры исеме бирелде.

 

Чыганак: www.nbc.aero


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International