«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Су чистарту станциясе – Түбән Кама нефть химиясе»

Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. 

ТР Министрлар Кабинетының «III су күтәрү һәм Түбән Кама шәһәрен су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү турында»гы 32 нче карары шәһәр өчен мөһим проектны тормышка ашыруның юридик нигезләмәсе була, ул 1999 елның 28 гыйнварында кабул ителә. Станция төзелешен финанслауда ТР бюджетының (40%) һәм Түбән Кама предприятиеләре һәм оешмаларының өлешчә катнашуы күздә тотыла. Заказ бирүче – «Нижнекамскнефтехим» ААҖ.

Әлеге карар нигезендә РФ Дәүләт төзелеш министрлыгының «Союзводоканалпроект» дәүләт корпорациясенә III су күтәрү җайланмасының чистарту станциясен реконструкцияләүнең I чиратын эшләүгә йөкләмә бирелә. Инженер-геологик эзләнүләр өчен «Ги-прокаучук» ААҖ җәлеп ителә. Беренче чират төзелешен шул ук 1999 елда башларга ниятлиләр, ә аны тәмамлау 2002 елда каралган була. 2002 елга проект егәрлеге тәүлегенә 125 мең м3 тәшкил итә, тулы куәте – тәүлегенә – 140 мең м3. 1999 елның 19 мартында «Нижнекамскнефтехим» ААҖ проектны эшләүгә 300 мең сум акча бүлеп бирә.

1999 елның 26 апрелендә проектның баш инженеры Н.Г. Светланов тарафыннан «III су күтәрү һәм Түбән Кама шәһәрен су белән тәэмин итү системасын чистарту станциясен реконструкцияләү» проектының расланган өлеше имзалана. 1999 елның июненнән территорияне әзерләү башлана: ҖЭҮ-2 торбаүткәргечләрен һәм янгын торба үткәргечләрен, электр кабельләрен төзү зонасыннан күчерү эшләре башкарыла. 1999 елның июлендә производствога беренче рәсемнәр имзалана – 10 мең м3 чиста су сыйдырышлы резервуар төзелә башлый.

2001 елда, төзелеш процессын оптимальләштерү һәм күп каналлы схема буенча керүче акчалар бүленешен координацияләү өчен, объектның генераль заказчысы функцияләре «Түбән Кама һәм Түбән Кама районының төзелеш һәм архитектура комитеты» КУ тапшырыла. «Нижнекамскнефтехим» ААҖ бу объектның генераль спонсоры булып кала. 2006 ел ахырына ул станция төзелешенә 400 млн.сумга якын акча бүлеп бирә.

2007 елда, төзелешне тәмамлау өчен кирәкле чараларның төп инвесторы булып «Нижнекамскнефтехим» ААҖ катнашкан вакытта, объектта башкарыла торган эшләрне күзәтеп тору предприятиенең су белән тәэмин итү, канализация һәм юынты суларны чистарту идарәсенә йөкләнә.

Шул ук вакытта «СОВ-НКНХ» ҖЧҖнең бүлендек предприятиесе төзелә.

 

Чыганак: http://sovnknh.ru/


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International