«Җайга салучы Җайга салынулы оешмалар турында»: «Урыссу-су каналы» ҖЧҖ

Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. 

Урыссу бистәсенең коммуналь суүткәргеч-канализация хуҗалыгы – халык хуҗалыгы тармагы. Җылылык энергиясе белән беррәттән, социаль инфраструктураның мөһим компоненты булып тора. «Урыссу-су каналы» МУП эшенең нәтиҗәләре күбесенчә кешенең сәламәтлеген һәм гомер озынлыгын, бистә территориясендә санитар-эпидемиологик хәлне, сәнәгать предприятиеләренең, бөтен социаль өлкәнең нормаль эшләвен билгели.

Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре:

  • Урыссу халкын, бюджет һәм социаль өлкә предприятиеләрен, шулай ук төрле милек рәвешендәге предприятиеләрне эчәргә яраклы су белән тәэмин итү
  • Кулланучылар эчә торган су сыйфатын контрольдә тоту
  • Агынтыларны чистарту һәм эшкәртү
  • Агып җыелган суларны чистарту корылмаларына кадәр илтү
  • Шәһәрнең ташландык суларны агызу системасына предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан ташландык суларны агызу сыйфатын контрольдә тоту
  • Челтәрләрне һәм корылмаларны эксплуатацияләү
  • Капиталь ремонт үткәрү
  • Инженерлык челтәрләрен, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары корылмаларын реконструкцияләү һәм төзү
  • Гидротехник корылмалар объектларын агымдагы карап тоту, ташуга каршы чаралар үткәрү, өслек һәм дренаж суларын суырту

 Предприятие Урыссу бистәсенә һәм 7 авыл җирлеге – Ютазы, Акъюл, Тарлау, Димтамак, Әбсәләм, Алабакүл, Байлар авылларына хезмәт күрсәтә.

- 148,8 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләр.

- 20,5 км озынлыктагы канализация челтәрләре.

- 8 данә канализация насос станцияләре

(егәрлеге 100 м³ булган насослар урнаштырылган)

- 2 су алу корылмасы һәм 2000 м³ өчен чистарту корылмалары комплексы

- 13 км озынлыктагы электр тапшыру линияләре.

- 7 данәдән торган трансформатор подстанцияләре.

- Аксакүл су алу җайланмасында 7 скважина бар

(4се эшли торган), Чатрин су алу корылмасында – 9 скважина (8 эшче)

Чистарту корылмалары көн саен 900 м³ су кабул итә, сулар Ык елгасына чыгарыла

Су белән тәэмин итү буенча шәхси счетлар саны – 6537 данә, ташландык суларны агызу – 3775 данә.

Исәп приборлары белән җиһазлау – 100% дәрәҗәсендә

 Предприятиенең төп бурычы – эчәргә яраклы суны үз вакытында алу һәм сыйфатлы итеп бирү, транспортлау, агынты суларны кабул итү һәм чистарту.

 

«Урыссу-су каналы» ҖЧҖ материаллары буенча

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International