Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.
2010 елның 15 октябрендә Россиядә иң эре кече энергетика объектларының берсен – «Майский» энергоүзәген төзи башлау эшендә беренче таш салу тантанасы була. Мини-ТЭС рәсми рәвештә эшләтеп җибәрү 2012 елның 24 октябрендә була.
Энергоүзәк үзенең пик режимда эшләү өчен билгеләнгән котельные белән заманча мини-җылылык электростанциясеннән (мини-ТЭС) гыйбарәт. Мини-ТЭС өчен ягулык булып табигый газ тора.
Электр энергиясе буенча мини-ТЭСның билгеләнгән егәрлеге 23 490 кВт (23,5 МВт) тәшкил итә.
Җылылык энергиясе буенча мини-ТЭСның гомуми билгеләнгән куәте – 54 МВт (46,5 Гкал/сәг).
Объект Татарстан Республикасы Зеленодольск районы Осиново авылында урнашкан. Энергоүзәк Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә энергия белән тәэмин итү һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Проектны гамәлгә ашыру барышында кулланучыларны җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итү максатларында Энергоүзәкне максималь нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә торган техник чишелешләр, эш режимнары эшләнгән. Беренче кулланучыларның берсе – яшелчәләрне эре җитештерүче Майский теплица комбинаты була, аның өчен төп ресурслар электр да, җылылык энергиясе дә.
2013 ел башында, генерациянең нәтиҗәлелек күрсәткечләрен яхшырту өчен, Татарстан Республикасы Челтәр компаниясе ярдәмендә Татарстан Республикасының бердәм электр челтәренә тоташтыру карары кабул ителә, бу электр энергиясен гарантияләүче «Татэнергосбыт» ААҖ адресына электр энергиясен гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирә.
2015 елда Татарстан Республикасы Зеленодольск районы Осиново авыл җирлеге территориясендә кулланучыларны җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча яңа проект эшләнә.
Хәзерге вакытта эшләп чыгарыла торган электр энергиясенең күләме электр энергиясенең ваклап сату базарында, шул исәптән Татарстан Республикасының бәйсез энергия сату компанияләренең берсе тарафыннан сатыла. Эшләп чыгарыла торган җылылык энергиясенең бөтен күләме Татарстан Республикасы Зеленодольск районы Осиново авылында яшәүчеләрнең җылылык энергиясенә ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен Бердәм җылылык белән тәэмин итү оешмасы (ЕТО) тарафыннан сатыла.
Ecm-energy.ru сайтындагы материаллар кулланылды