«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Челтәр компаниясе» АҖ

Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Шуларның берсе – «Челтәр компаниясе» АҖ.

Татарстан Республикасының «Челтәр компаниясе» АҖ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча 2001 елның 11 декабрендә электр челтәрләренең 9 предприятиесе базасында энергетиканы реформалаштыру планнары нигезендә төзелә, әлеге предприятиеләр хәзерге вакытта аның филиаллары булып тора.

«Челтәр компаниясе» АҖ икътисадый эшчәнлегенең төп төрләре:

  • электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү;
  • кулланучыларны технологик тоташтыру буенча хезмәт күрсәтү.

Тапшырыла торган куәтенең зурлыгы буенча компания Россиядәге иң зур электр челтәрләре компанияләре унлыгына керә. Компания МРСК составына керүче башка территориаль челтәр компанияләре белән чагыштырганда, эксплуатацияләнә торган һава һәм кабель линияләренең гомуми озынлыгы күрсәткече, шулай ук подстанцияләр, трансформатор подстанцияләре һәм бүлү пунктлары саны буенча лидерлык позициясендә тора. Моннан тыш, компания 0.4 кВ алып 500 кВ кадәр егәрлек дәрәҗәләрендәге электр челтәрләре хуҗалыгы объектларына ия булган Россиядәге бердәнбер территориаль челтәр компаниясе булып тора.

2022 елның 1 гыйнварына «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалларында баланста билгеләнгән егәрлеге 18967 МВА булган 35-500 кВ  383 подстанция бар, 35-500 кВ подстанцияләрендә 3-500 В дәрәҗәсендә 759 көч трансформаторы (автотрансформаторлар) эшли.

Трасса буенча 35-500 кВ һава линияләренең гомуми озынлыгы 10480,4 км тәшкил итә, чылбырлар буенча – 13024,5 км, кабель линияләре буенча (КЛ) 35-220 кВ – 145,6 км. 

«Челтәр компаниясе» ААҖ филиаллары тарафыннан 24223 км ҺЛ-6(10) кВ (трасса буйлап), 27926,9 км ҺЛ-0,38 кВ (трасса буйлап), 21001 ТП һәм РП-6(10) кВ, 5619,4 км КЛ-6(10) кВ һәм 5453,6 км КЛ-0,38 кВ эксплуатацияләнә.

«Челтәр компаниясе» АҖ миссиясе – кулланучыларны ышанычлы, сыйфатлы һәм һәркем өчен мөмкин булган электр белән тәэмин итү, Татарстан Республикасының динамикалы социаль-икътисадый үсеше максатларында предприятиеләрнең һәм оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеге, халыкның тормыш куркынычсызлыгы өчен шартлар тудыру.

Компаниянең стратегик максатлары:

  • Гамәлдәге активларның максималь файдасын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү, яңа нәтиҗәле технологияләр һәм җиһазлар кертү;
  • Һәр клиент мөмкинлеге технологик тоташтыру мөмкинлекләрен тудыру;
  • Акционерлар мәнфәгатьләрендә компаниянең инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм капитализациясен арттыру;
  • Компаниянең корпоратив идарә итү нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү.

 

«Челтәр компаниясе» АҖ материаллары буенча


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International