Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Шуларның берсе – «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе.
«Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе – Россиянең иң эре шәһәр яны пассажир компанияләренең берсе. Ул 2009 елның октябрендә оештырыла һәм башта билетлар рәсмиләштерү буенча «РТЮ» ААҖ агенты сыйфатында эшчәнлек башкара. 2011 елның 1 гыйнварыннан ташучы функцияләрен башкара башлый.
Компания ике федераль округ территориясендә тимер юл транспортында пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыра: Идел буе һәм Урал округы. Хезмәт күрсәтү полигонына РФ 9 субъекты керә: Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чуашстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Киров өлкәсе, Свердловск өлкәсе һәм Пермь крае.
Маршрут челтәрендә 140тан артык пар шәһәр яны поезды бар. Көн саен компания хезмәтеннән егерме дүрт мең пассажир файдалана.
«Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе материаллары
Фото kazan.vibirai.ru