«Җайга салучы җайга салынучылар турында»: «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» акционерлык җәмгыяте

1956 елның 1 июлендәге боерык белән, «Бугульманефестрой» трестының механикалаштырылган эшләр идарәсенең энергия участогы базасында алты котельныйны берләштергән, гомуми куәте сәгатенә 20 Гкал булган энергетика хуҗалыгы контроасы (КЭХ) оештырыла, ул шәһәр үсешендә дә, Бөгелмә ПТС өчен дә зур роль уйный. 1957-58 елларда эшче бистәләрдә һәм район үзәкләрендә: Карабаш, Мактама, Азнакай, Баулы, Нурлатта булган котельныйлар һәм Бөгелмә шәһәренәге ведомствоныкылар энергетика хуҗалыгы конторасына тапшырыла. Котельныйлар, нигездә, газлаштырылган, НР-18 казаннары белән җиһазландырылган була.

Торак фондын һәм җәмәгать биналарын төзекләндерү дәрәҗәсе арту белән, Карабаш, Мактама, Азнакай, Баулы, Нурлат котельныйлары анда төзелгән участокларга хезмәт күрсәтүгә тапшырыла.

Газ ягулыгында эшләүче котельныйларны тапшырып, мөстәкыйль газ участогы оештырыла. Аларны автоматлаштыру һәм диспетчерлык пультына котельныйларның эше турындагы сигналларны чыгарып, диспетчерлаштыру оештырыла.

1974 елның 1 октябрендә җылылык челтәрләре һәм энергетика конторалары «Таткоммунэнерго» РПО территориаль карамагына тапшырыла һәм 12 котельный һәм җылылык челтәре составында Берләшкән котельныйлар һәм җылылык челтәрләре предприятиесе оештырыла, аның гомуми билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 101,3 Гкал була, 5 бойлер, 105 км җылылык челтәрен үз эченә ала.

Предприятиенең исемнәре үзгәреп тораде, күләмнәр арта, әмма кулланучыларны өзлексез һәм сыйфатлы җылылык белән тәэмин итү бурычы кала.

Предприятиене «Таткоммунэнерго» РПО составына тапшыру белән кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүне яхшырту һәм җылылык җитештерүгә чыгымнарны киметү бурычлары уңышлы хәл ителә. Ведомство казаннарын берләштерү җиһазларны куллану коэффициентын арттырырга, экономияле булмаган вак котельныйларны ябарга мөмкинлек бирә. Күп еллар предприятиенең административ бинасы төрле аренда биналарында урнаша. Ә 1995 елда үзенең административ бинасы файдалануга тапшырыла. Барлык бүлекләр һәм АДС компьютерлар белән җиһазландырыла, хезмәтне саклау кабинеты җиһазландырыла. Медпункт эшли. АДС өчен 7 автомашинага гаражлар төзелә. Производство базасы реконструкцияләнә: 15 автомашинага гаражлар, склад төзелә, көнкүреш биналары үзгәртеп корыла.

2007 елда «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте оештырыла.

«Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең төп максаты – җылылык белән тәэмин итү объектларының ышанычлы һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү.

Төп бурычлар:

  • шәһәр һәм район халкын тиешле сыйфатлы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү.
  • эксплуатация чыгымнарын киметү һәм аз йөкләнгән котельныйларны ябу юлы белән җылылык энергиясен эшләп чыгару һәм транспортлауга үзкыйммәтне киметү.
  • рациональ булмаган чыгымнарны киметеп, җылылык белән тәэмин итү системасының нәтиҗәлелеген, тотрыклылыгын һәм ышанычлылыгын арттыру.
  • җиһазлар эшендә аварияләр һәм уңышсызлыклар санын киметү.
  • җылылык белән тәэмин итү системасында югалтуларны киметү.
  • әхлакый яктан искергән һәм физик яктан тузган җиһазларны алыштыру.

 

"Бөгелмә ПТС" АҖ материаллары буенча


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International