Территориаль бүленешле электр челтәрләренә технологик кушылу өчен түләүне һәм (яисә) мондый түләүнең күләмен билгеләү өчен куелган тариф ставкаларын (стандартлаштырылган тариф ставкаларын) куллануга бәйле бәхәсләрне тикшерү

1. Дәүләт Комитетының урнашу урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан ш., Карл Маркс ур., 66 й.

Дәүләт комитетының эш графигы: Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00 - 17.00, Җомга 8.00 - 15.45, тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. Кадәр, Шимбә, якшәмбе – ял

Җәмәгать транспортында:

10, 10А, 22, 28, 28А, 30, 35, 54, 63, 89, 91 санлы автобуслар , 2, 3, 5, 7, 8 санлы троллейбуслар белән «Толстой» тукталышына кадәр барырга.

Керү шәхесне раслаучы документ белән.

Дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлегенең белешмәләр алу өчен телефоннары: 221-82-45, 221-82-37

«Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт комитетының рәсми сайты адресы: http://kt.tatarstan.ru, Дәүләт комитетының электрон почта адресы: kt@tatar.ru.

 

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора:

гаризада күрсәтелгән таләпләрне канәгатьләндерү турында (тулысынча яисә өлешчә) йә таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту турында боерык рәвешендә рәсмиләштерелгән карарлар;

гаризаны карауга алудан баш тарту турында карар.

 

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү һәм мондый хезмәтне күрсәтүне туктату сроклары:

Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле гариза һәм документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан шәхсән, почта аша, электрон рәвештә электрон документ әйләнеше системасы аша, Татарстан Республикасы рәсми порталының Интернет-кабул итү системасы аша Дәүләт комитетының электрон почтасына тапшырылган очракта, Дәүләт комитеты тарафыннан өстәмә белешмәләр алу яисә бәхәсне карауга башка затларны җәлеп итү һәм (яисә) экспертиза үткәрү кирәк булмаган очракта, дәүләт хезмәте Дәүләт комитеты тарафыннан әлеге Административ регламентта күрсәтелгән гариза карауга алынган көннән алып 30 эш көне эчендә күрсәтелә.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле гариза һәм документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша тапшырылган очракта, Дәүләт комитеты тарафыннан әлеге Административ регламентта күрсәтелгән гариза карауга алынган көннән алып 30 эш көне эчендә күрсәтелә, әгәр Дәүләт комитеты тарафыннан өстәмә белешмәләр алу яисә бәхәсне карауга башка затларны җәлеп итү һәм (яки) экспертизалар үткәрү кирәк булмаса.

Гаризаны карауга алу (кабул итүдән баш тарту) турындагы карар гариза кергән көннән алып 10 эш көне эчендә кабул ителә.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү срогын туктатып тору Дәүләт комитеты тарафыннанөстәмәбелешмәләралуяисә бәхәснекарауга башка затларны җәлепитү һәм(яисә)экспертизаүткәрүкирәклегетурындакараркабулителгәнкөннәналып60 көннән артмаска тиеш.

Күрсәтелгән срокны кабат туктатып тору рөхсәт ителми.

4. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен мөрәҗәгать итүче, мөрәҗәгать категориясенә һәм нигезенә бәйсез рәвештә, гариза тапшыра:

турыдан-туры Дәүләт комитетына яисә почта аша мөрәҗәгать иткәндә кәгазь чыганактагы документ рәвешендә (әлеге Административ регламентка 1 нче кушымта);

Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать иткәндә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон формада (гаризаның электрон формасына тиешле мәгълүмат кертү юлы белән тутырыла);

электрон документ әйләнеше системасы аша, Татарстан Республикасы рәсми порталының Интернет-кабул итү системасы аша, Дәүләт комитетының электрон почтасына электрон рәвештә мөрәҗәгать иткәндә, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон формада.

Мөрәҗәгать итүче Дәүләт комитетына мөрәҗәгать иткәндә, гариза белән бергә мөрәҗәгать итүче үз таләпләрен нигезли торган хәлләрне раслый торган документларны (төп нөсхәләрен яисә күчермәләрен) тапшыра.

Мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгать иткәндә шәхесне раслаучы документны күрсәтә, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен алганда да.

Мөрәҗәгать итүченең вәкилләре шәхесне раслаучы документ һәм аларның мөрәҗәгать итүче мәнфәгатьләрен яклау вәкаләтләрен раслаучы документны күрсәтәләр.

Ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны алу.

Дәүләт комитеты дәүләт хезмәте күрсәтү максатларында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә түбәндәге мәгълүматны бирү турында ведомствоара гаризалар җибәрә:

Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә;

Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә.

Мөрәҗәгать итүче яисә аның вәкаләтле вәкиле тарафыннан имзаланган гариза һәм әлеге Административ регламентта каралган документлар ике нөсхәдә тапшырыла.

Гаризага теркәп тапшырыла торган документлар һәм материаллар төп нөсхәдә яки мөрәҗәгать итүче тарафыннан таныкланган күчермәләрдә тапшырыла. Бәхәскә документның бер өлеше генә кагылышлы булса, аннан таныкланган өземтә тапшырыла.

Мөрәҗәгать итүче тарафыннан бер биттән артык булган кәгазьдә тапшырыла торган барлык документлар номерланырга, тегелгән, соңгы битендә мөрәҗәгать итүченең мөһере (булган очракта) белән беркетелгән булырга һәм мөрәҗәгать итүченең яисә аның вәкаләтле вәкиленең имзасы белән расланган булырга тиеш.

Дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен гариза бланкын Мөрәҗәгать итүче Дәүләт комитетына шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон рәвеше Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан түбәндәге ысулларның берсе ярдәмендә кәгазьдә тапшырылырга (җибәрелергә) тиеш:

шәхсән (ышаныч кәгазе нигезендә мөрәҗәгать итүче исеменнән эш итүче зат тарафыннан);

кулга тапшыру турында белдереп, теркәлгән документлар исемлеге белән почта юлламасы итеп.

Гариза һәм документлар шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан электрон документ рәвешендә электрон документ әйләнеше системасы аша, Татарстан Республикасы рәсми порталының Интернет-кабул итү системасы аша, Дәүләт комитетының электрон почтасына һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

Электрон документлар түбәндәге форматларда тапшырыла: а) xml – формалаштырылган документлар өчен;

б) doc, docx, odt – формулалары булмаган, текстлы эчтәлектәге документлар өчен (әлеге пунктның «в» пунктчасында күрсәтелгән документлардан тыш);

в) xls, xlsx, ods – исәпләмәләре булган документлар өчен;

г) pdf, jpg, jpeg – формулаларны һәм (яки) график сурәтләрне дә үз эченә алган (әлеге пунктның «в» пунктчасында күрсәтелгән документлардан тыш), шулай ук график сурәтләре булган документларны да кертеп, текстлы эчтәлектәге документлар өчен.

Документның      үз      оригиналын         сканер        аша   уздыру       юлы  белән         электрон документны формалаштыру рөхсәт ителә (күчермәләрне куллану рөхсәт ителми), ул

300 - 500 dpi (масштаб 1:1) мөмкинлегендә документ оригиналы ориентациясен саклап гамәлгә ашырыла, түбәндәге режимнарны кулланып:

«каралы-аклы» (документта график сурәтләр һәм (яки) төсле текст булмаган очракта);

«соры төсмерләрдә» (документта төсле график сурәтләрдән аерыла торган график сурәтләр булган очракта);

«төсле» яки «төсне тулы дәрәҗәсендә тапшыру режимы» (документта төсле график сурәтләр яисә төсле текст булган очракта);

чын нөсхәдәге барлык аутентик билгеләрне, атап әйткәндә: затның график имзасын, мөһерне, бланк чатындагы штампны саклап;

файллар саны һәркайсында текстлы һәм (яки) графикалы мәгълүматлар булган документлар санына туры килергә тиеш.

Электрон документлар документны һәм документтагы битләр санын ачыклау мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.

xls, xlsx яки ods форматларында тапшырылырга тиешле документлар аерым электрон документ рәвешендә формалаштырыла.

 

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту нигезләренең тулы исемлеге.

Гаризаны һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булып, билгеләнгән тәртиптә расланмаган чистартулар, язулар, сызып ташланган сүзләр һәм төзәтмәләр булуы тора.

 

6. Дәүләт пошлинасы  яисә дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен, һәм шулай ук дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр өчен алына торган башка түләүләрнең күләме:

Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә. Тиешле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми.

 

7. Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алу барышында кабул ителгән карарларга һәм башкарылган гамәлләрга (гамәл кылмауларга) карата дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алучыларның судка кадәр (судтан тыш) дәгъва кыла алу хокуклары турында мәгълүмат:

Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алучылар Дәүләт комитетының, Дәүләт комитетының вазыйфаи затының яисә дәүләт граждан хезмәткәренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата Дәүләт комитетында судка кадәр дәгъва белдерергә хокуклы. Рәиснең дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юллана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International