«Татариядән Татарстанга: ПАТП-2 муниципаль унитар предприятиесе»

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында «Татариядән Татарстанга» дигән традицион рубрикабызны дәвам иттерәбез.

Казан шәһәрендәге ПАТП-2 муниципаль унитар предприятиесе 1976 елда Татарстан Республикасы башкаласында төзелгән транспорт оешмасының хокуклы варисы була.

Предприятие Казан шәһәрендә пассажирлар йөртүне алга таба яхшырту максатларында РСФСР Автомобиль транспорты министрлыгының 1976 елның 26 маендагы 72 номерлы  боерыгы нигезендә төзелә. Аның беренче җитәкчесе итеп Анатолий Моисеевич Зельцер билгеләнә. Ул вакытта формалашкан предприятие үз карамагына 119 автобусны ала. Аның хәрәкәттәге составы ЛАЗ, ЛИАЗ, ПАЗ автобусларын берләштерә. Коллективта биш йөзгә якын кеше була. Шуларның 224се – автобус йөртүчеләр, 93се – ремонт эшчеләре, ярдәмче эшләрдә 28 кеше һәм 90 инженер-техник персонал катнаша. Ул вакытта транспортчылар 11 маршрутка хезмәт күрсәткәннәр.

Оешкан предприятие зур социаль роль башкара. Ул шәһәрлеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшы якка үзгәртергә тиеш була. Яңа предприятиенең барлыкка килүе белән бәйле бар нәрсә дә зур иҗтимагый резонанска ия була. Ул чор стандартлары буенча җитештерү базасын булдыру зур әһәмияткә ия була. Бүгенге көндә дә шәһәрдә ул төзелешнең «Гараж – 400» дип аталганын әле бик күпләр хәтерлидер. Төзелеп килүче ябык стоянкалар нәкъ менә шуның кадәр автобусларга исәпләнгән була. Безгә кадәрге хезмәткәрләр коллективның барлыкка килү һәм торгызылу чорына туры килгән бурычларны уңышлы үтиләр. Автобус маршрутларына хезмәт күрсәтү белән бер үк вакытта кешеләргә җитештерү базасы булдырырга, гаражлар төзергә, коллектив формалаштырырга туры килә.

Сүз уңаеннан, оешканнан соң ун ел узгач ук коллектив «Югары культуралы хезмәт күрсәтү предприятиесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ә 1989 елда предприятие Россия автомобиль транспорты министрлыгы системасында иң яхшысы була.

Предприятие, хезмәт эшчәнлегенең кырык елдан артык тарихын үтеп, республиканың транспорт хезмәтләре базарында алдынгы урыннарны саклап кала ала.

«2 нче пассажир автотранспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе – шәһәрдә 19 шәһәр маршруты буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы иң эре автотранспорт предприятиесе. Шәһәрнең барлык районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүче 300дән артык автобус көн саен линиягә чыга. Предприятие өлешенә шәһәр пассажирлар йөртүнең гомуми күләменең 28 проценты һәм автотранспорт белән йөртү күләменең 30 проценты туры килә. Бүген предприятиенең күчмә составы ярдәмендә көненә 240 меңнән артык пассажир йөртелә, шуларның 38% — ташламалы категорияләр.

ПАТП-2 МУП – даими камилләштерелә торган техник базага һәм заманча күчмә составка ия булган заманча пассажир предприятиесе.

Паркның төп өлешен «ЕВРО-3» двигателе булган түбән идәнле һәм ярым түбән идәнле автобуслар тәшкил итә. Бу – күп сыйдырышлы MAZ һәм НЕФАЗ маркалы 158 берәмлек техника, уртача сыйдырышлы HIGER һәм Golden Dragon маркаларына караган 181 берәмлек, аз сыйдырышлы Богдан маркалы 7 берәмлек техника.

Предприятиедә 960тан артык кеше эшли, шулардан — 58% машина йөртүчеләр һәм кондукторлар, 27% — эшче һәм ярдәмче белгечлекләр, 5% – ИТР. Хезмәткәрләрнең гомуми саныннан 10%ы предприятиедә 20 елдан артык эш стажына ия.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International