«Татариядән Татарстанга»: Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1)

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында «Татариядән Татарстанга» дигән традицион рубрикабызны дәвам иттерәбез. Шундый предприятиеләрнең берсе – «ТГК - 16» АҖ филиалы – Түбән Кама ҖЭҮ  (ПТК-1).

Яңа электр станциясенең беренче агрегатының беренче тапкыр «аваз салуы» турындагы хәбәр
1967 елның 26 февралендә тарала һәм ут кабынган очкын кебек тизлек ала. Яңа туган җылылык электр үзәге төн уртасына кадәр беренче сәнәгать тогын бирә. Бу вакыт: 22 сәгать 30 минутны бөтен сәнәгать төененең туган вакыты дип санарга мөмкин, чөнки Түбән Кама ҖЭҮ булмаса, ул яши алмас иде. Шушы тарихи минуттан Түбән Кама ҖЭҮ республиканың иң эре сәнәгать зонасының йөрәгенә әверелә һәм шулай булып кала да. Асылда, 1958 елда КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР берләшмәсе «Татарстан АССР территориясендә Европада иң эре нефть химиясе комплексы һәм иярчен шәһәр төзү турында» карар кабул иткән көнне предприятиенең барлыкка килү мизгеле дип санарга мөмкин. Әлеге документ төбәк язмышын хәл итү белән генә чикләнми: Түбән Кама сәнәгать комплексын җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өчен, Министрлар Советы Түбән Кама ҖЭҮ төзү турында карар кабул итә. Карар имзалана һәм 1962 елның 25 апрелендә гамәлгә керә.
1963 елның 1 июлендә генераль подрядчы «Татэнергострой» төзелеш идарәсе булачак ҖЭҮ төзелеш мәйданында беренче әзерлек эшләрен башлап җибәрә. Митинг булмый, берничә яшь, бәхетле кешеләр бер-берсенә: «Аллага тапшырдык!» – дип әйтәләр дә, бульдозер моторын акыртып, эшкә керешә.
1965 елда вакытлыча база һәм вакытлы объектлар төзелеше тәмамлана, төп корпус төзелеше тулы куәтенә бара һәм казаннарга нигез салына. Шул ук елны төзелгән ябык бүленешле бина бүгенге көнгә кадәр дә хезмәт итә. Тагын бер елдан соң ике трансформаторның беренчесе көчәнешкә куела. Шул ук вакытта беренче тапкыр электр өлеше кабызыла һәм ярдәмче механизмнар, турбиналар, химик су чистарту, мазут хуҗалыгы, ЗРУ-110 беренче чираты сынала. Стартка кадәр нәкъ бер ел кала.

Шул ук вакытта 1966-1970 елларга Халык хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт планы тиздән Түбән Кама химкомбинаты – табигыйларны алмаштыра торган югары сыйфатлы синтетик каучук җитештерү буенча иң эре предприятиеләрнең берсе, дип искәртә. Бу мизгел 1966 елда ҖЭҮ төзелешендә көч киеренкелеген билгеләүче була да инде. Ә 5 елдан соң, 1971 ел ахырына станциядә 6 казан агрегаты һәм 5 турбогенератор эшли; тагын бер елдан алар арасына тагын бер казан һәм турбогенератор өстәлә. Станциянең гомуми көче 480 мең кВт җитә.
1977 елда Түбән Кама ҖЭҮ-1 оешмасында, 11 турбогенератор керткәч, станциянең электр егәрлеге 1000 МВт җитә, җылылык куәте — 3885 Гкал.
1984 елдан башлап, Түбән Кама ҖЭҮ-1 барлык казан агрегатлары Төмән ятмаларының табигый газын яндыруга күчерелә.
2010 елның 1 июненнән Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1) «ТГК-16» АҖ филиалы булып тора.

«ТГК-16» АҖ филиалы– Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1) Татарстан Республикасында иң эре сәнәгать-җылыту ҖЭҮ булып тора. Билгеләнгән электр егәрлеге – 880 МВт, җылылык егәрлеге – сәгатенә 3 746 Гкал.

 

 

ТГК-16» АҖ материаллары һәм фотосы кулланылды

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International