«Татариядән Татарстанга»: Казан ҖЭҮ-3

Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. «ТГК-16» АҖ — Россия Федерациясенең эре генерирация компанияләренең берсе. Энергопредприятиенең милек комплексына Казан ҖЭҮ-3 һәм Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1) керә. Бүген без Казанның ҖЭҮ-3 турында сөйләячәкбез.

Казанның төньяк районында яңа предприятиеләр һәм бигрәк тә «Органик синтез» заводы нефть химиясе сәнәгате флагманын төзү, җылылык йөкләнешенең артуы сәбәпле, СССР Энергетика һәм электрлаштыру буенча дәүләт комитетының 2/3-80 номерлы карары нигезендә төзелгән Төньяк районның җылылык белән тәэмин итү схемасы нигезендә 1964 елның 11 маеннан Казан шәһәрендә яңа ҖЭҮ проектлау йөкләмәсе раслана.

РСФСР Министрлар Советының 1965 елның 24 сентябрендәге 3741-р номерлы карары белән ҖЭҮ-3 төзелешенә 101 га җир кишәрлеге бүлеп бирелә. Казан ҖЭҮ-3 төзелеше проекты «ТЕПЛОЭЛЕКТРОПРОЕКТ» Бөтенсоюз дәүләт проект институтының Горький бүлеге тарафыннан 1965 елның маенда эшләнә. Һәм СССР энергетика һәм электрлаштыру министрының 14/1-1966 елдагы 3/а номерлы боерыгы нигезендә 1966 елда Казан ҖЭҮ-3 төзелеше башлана.

Беренче чиратта ПТВМ-100 тибында, һәркайсының җылылык егәрлеге сәгатенә 100 Гкал булган дүрт иң югары су җылыткыч казанын төзү, монтажлау һәм эшләтеп җибәрү күздә тотыла. 1967 елның декабрендә беренче өч су җылыткыч казаннары монтажлана һәм гамәлгә кертелә, һәм 1968 елның 1 гыйнварыннан станция гамәлдәге ҖЭҮ сафына баса. 1968 елның 20 декабрендә 4нче су җылыткыч казанын файдалануга тапшыру белән бер үк вакытта төп корпус төзелеше башлана һәм энергетика җиһазларын монтажлауга әзерлек бара.

Беренче эшләтеп җибәрү комплексы – ТДМ-84А энергетика казаны һәм ПТ-60-130/13 турбогенераторы Дәүләт комиссиясе тарафыннан 1970 елның 30 декабрендә кабул ителә, ә 1971 елның 08 гыйнварында Казан ҖЭҮ-3 беренче сәнәгать тогын бирә. Төзелешнең беренче чиратындагы җиһазларны этаплап файдалануга тапшыру 1973 елда тәмамлана. Бу вакытка станциядә дүрт иң югары казан, дүрт энергия казаны һәм дүрт турбогенератор урнаштырыла һәм эшкә кертеләе, станциянең куәте 260 МВт була. 

Станциянең төп җиһазларын төзү белән параллель рәвештә түбәндәгеләр дә эшкә кертелә: түбән басымлы дүрт ДСА-300 деаэраторы һәм дүрт берәмлек  6 ата ДС-500, биш берәмлек ПЭ-500-180 тукландыру насосы, техник су белән тәэмин итүнең әйләнеш системасы (сиптерү мәйданы 1600 м2 булган ике каланчалы градирня), һәркайсы 10000 м3 булган җир өстендә мазут саклау өчен ике бак, мазутны агызу өчен эстакада, 120-140 температуралы фильтр аша чыгарылган мазутны төп корпуска тапшыру өчен насос бүлемтеге. Казаннарны тиешле сыйфатлы су белән тукландыру өчен, тулы өч этаплы химик рәвештә тозсызландыру схемасы буенча 510 тонна/сәг (1 нче чират) җитештерүчәнлеге белән химик чистарткыч төзелә. Фильтр залына һәм станциянең төп корпусына реагентларны бушату һәм тапшыруның комплекслы механизациясе кертелә. Казан ҖЭҮ-3 электр энергиясен өч ике чылбырлы ОРУ-110 кВ линиясе буенча тапшыра, анысы станцияләр буенча Зеленодольск ПС, ҖЭҮ-2 һәм Оргсинтез заводы белән тоташа. 1977 елның августында, газүткәргечләрне һәм ГРП монтажлаганнан соң, станциядә Органик синтез заводының газы һәм ташландык газы кулланыла башлый.

1980 елда II чират төзелеше белән гамәлдәге станция киңәйтелә башлый. Башта ТПЕ-430 тибындагы энергетик казан һәм  Р-40-130/31 ст.№5 тибындагы турбогенератор, аннары дубль-блок урнаштырыла, соңгысы ТПЕ-429 тибындагы ике энергетик казанны һәм ПТ-135-130/15 ст. №6 тибындагы турбогенераторны үз эченә ала. 1983 елның октябрендә станцияне киңәйтү эшләре тәмамлана, ә Казан ҖЭҮ-3  куәте 440 МВт тәшкил итә. 

Казан зонасын электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру өчен КҖЭҮ-3 предприятиесендә 1999 елда  220/110 кВ АТ-1 һәм АТ-2 ике трансформаторлы ОРУ-220 кВ файдалануга тапшырыла, ул ОРУ-110 кВ белән бәйләнештә тора.

2005 елның апреленнән «Татэнерго» ААҖнең структур үзгәртеп коруларын һәм реформаларын үткәргәннән соң, Казан ҖЭҮ-3 «Генерирующая компания» ААҖ филиалы буларак эшли.

2010 елның 1 июненнән Казан ҖЭҮ-3 «ТГК-16» АҖ филиалы булып тора.

2017 елның 19 июнендә Казан ҖЭҮ-3 предприятиесендә Россиядә иң куәтле газ турбина җайланмасы эшләтеп җибәрелә. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында уза. Казан ҖЭҮ-3 яңа ГТУ блогы станцияне комплекслы модернизацияләү кысаларында төзелә. Газ турбина җайланмасы – дөньядагы иң эре һәм нәтиҗәле газ турбинасы (9HA.01), егәрлеге – 405,6 МВт. 
«ТГК-16» АҖ филиалы – Казан ҖЭҮ-3 Казандагы иң эре сәнәгать-җылыту ҖЭҮ булып тора. Билгеләнгән электр куәте – 789,6 МВт. Билгеләнгән җылылык куәте – сәгатенә 2 390 Гкал.

2021 елның 4 октябрендә СИБУР һәм ТАИФ активларын берләштерү тәмамлана, шуның нәтиҗәсендә Россиянең иң эре нефть-газ химиясе компаниясе һәм дөньядагы иң эре компанияләрнең берсе булдырыла.

«ТГК-16» АҖ материаллары һәм фотосы кулланылды


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International