«Татариядән Татарстанга»: «Лениногорск җылылык челтәрләре» ААҖ
Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында «Татарстаннан Татарстанга» дигән традицион рубрикабызны дәвам иттерәбез.
«Таткоммунэнерго» РПО Лениногорск җылылык челтәрләре дәүләт унитар предприятиесе 1965 елның 1 июлендә 1965 елның 10 июнендәге 166 номерлы «Лениногорскнефть» нефть кәсепчелеге идарәсе боерыгын үтәү йөзеннән һәм СССР Хезмәт һәм хезмәт хакы мәсьәләләре буенча министрлар дәүләт комитетының һәм ВЦСПС секретариатының 09.09.64 ел, № 400/24 карарына һәм Урта Идел халык хуҗалыгы советының 03.03.65 ел, № 1580-Р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә оештырыла, «Лениногорскнефть» нефть кәсепчелеге идарәсе торак-коммуналь хуҗалыгыннан берләшкән, район һәм квартал котельныйларыннан күчерү тәртибендә 133 хезмәткәр кабул ителә. 1971 елга кадәр предприятие «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең төрле исемдәге состав өлеше буларак эшли. ТАССР Министрлар Советының 27.07.1971 ел, № 324 карары һәм ТАССР ТКХМның 06.07.1971 ел, №203 карары нигезендә, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең берләшкән, район һәм квартал котельныйлары конторасы «Таткоммунэнерго» ЭЭИ карамагына тапшырыла һәм «Таткоммунэнерго» ЭЭИ Лениногорск берләшкән котельныйлар һәм җылылык челтәрләре предприятиесе дип үзгәртелә. 1985 елда ТАССР МС 1985 елның 20 маендагы 286 номерлы карары нигезендә берләшкән котельныйлар һәм җылылык челтәрләре предприятиесе «Таткоммунэнерго» РПО җылылык челтәрләре предприятиесенә үзгәртелә.
2013-2014 елларда ТР Президенты һәм Газлаштыру фонды ярдәме белән Лениногорск шәһәрендә «Татарстан Республикасы Лениногорск районы җылылык хуҗалыгын модернизацияләү, яңа төзелеш һәм техник яктан яңадан җиһазландыру» инвестицион программасы тормышка ашырыла. Лениногорск шәһәрен үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итүгә күчү һәм блоклы-модульле котельныйларны урнаштырып, җылылык белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү тузган җитештерү базасын яңартырга, җылылык энергиясен җитештерү һәм тапшыру барышында югалтуларны киметергә, шулай ук җитештерүне автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыруның заманча технологияләрен куллану исәбенә, җылылык энергиясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, хезмәт һәм энергетика ресурсларын куллануны киметергә мөмкинлек бирә.
2015 елдан предприятие «Лениногорск җылылык челтәрләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте статусына ия була.
«Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ шәһәрдә һәм районда төрле кулланучылар төркемнәренә җылылык энергиясен эшләп чыгару һәм транспортлау һәм кайнар су белән тәэмин итү функцияләрен башкара. Лениногорск районының ике авыл җирлегендә эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча хезмәтләр күрсәтелә.
«Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма статусына ия һәм Лениногорск шәһәренең җылылык энергиясе белән төп тәэмин итүче булып тора.
«ЛҖЧ» ҖЧҖ билгеләнгән егәрлеге 188,88 МВт булган 80 котельныйдан файдалана. Бер трубага исәпләгәндә җылылык челтәрләренең озынлыгы 174.76 км тәшкил итә. Предприятие 771 объектка җылылык энергиясен (җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү ихтыяҗларына) китерә.
Казаннарны техник су белән тәэмин итү өчен предприятие 2 су-насос станциясен эксплуатацияли, 35,8 км техник суүткәргечкә хезмәт күрсәтә. Шулай ук 4 скважина һәм биологик чистарту корылмалары да файдаланыла.
«Лениногорск җылылык челтәрләре» ААҖ материаллары буенча