«Метроэлектротранс» МУП Татарстан Республикасының җир өсте һәм җир асты электр транспорты эшен тәэмин итүче иң эре транспорт предприятиеләренең берсе булып тора.
Казан трамвае тарихы.
Россиянең юл элемтәсе министрлыгы 1870 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә ат-тимер юл проектын хуплый. Биш елдан соң, 1875 елның 2 октябрендә 2 сәгатьтә, Казан ат юлы ачыла. 19 гасыр ахырына гомуми озынлыгы 18,3 км булган 5 ат-тимер юл линиясе эшли. Уртача хәрәкәт тизлеге сәгатенә 7,5 км артмый.
Вакытлар узу белән, ат юлы Казан шәһәрендә Аноним Бельгия ат-тимер юллар җәмгыяте карамагына күчә, ул шунда ук Казан шәһәрендә электр трамваен булдыру идеясен тормышка ашыра башлый. Нәкъ менә әлеге җәмгыять һәм ат тарттырып йөрүне электр энергиясенә күчерә дә инде. Сүз уңаеннан, Казан трамвае борынгы Россиядә Киев трамваеннан соң икенчесе булып төзелә. 1899 елның 18 ноябрендә Казанда электр трамваеның ат юлы линияләре буенча хәрәкәт ачыла. 1900 елның 13 декабрендә әлеге юл эшләүдән туктый.
Бөек Ватан сугышы башлану белән бөтен автотехника диярлек мобилизацияләнә һәм шәһәрдә бердәнбер хәрәкәт чарасы булып трамвай гына кала. 1962 елның декабрендә Казан ТТУ башлыгы итеп бу вазыйфада 33 ел эшләгән Хәйдәр Хөснетдин улы Акалаев билгеләнә. Казан шәһәрендә электр трамвае хәрәкәте ачылуга 105 ел тулу көнендә 2 нче трамвай депосына Х.Х.Акалаев исеме бирелә.
Казан трамвай депосында 1932 елдан башлап 1937 елга кадәр вагон вожатые булып эшләгән Иван Константинович Кабушкин авыр сугыш елларында тирән тылда дошман белән көрәшә. СССР Югары Советы Президиумының 1965 елның 8 маендагы Указы белән Кабушкин Иван Константиновичка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.08.2009 ел, №589 карары нигезендә, «Метроэлектротранс» МУПның 1 нче трамвай депосына Советлар Союзы Герое Иван Константинович Кабушкин исеме бирелә.
1999 елның 19 ноябрендә Казан трамваеның 100 еллыгын бәйрәм итәләр. Бәйрәм шәһәр урамнарында оештырыла, анда яшәүчеләр «Конки»дан алып хәзерге трамвайга кадәр вагоннар парадын күрә ала.
Казан троллейбусы тарихы.
1948 елның 27 ноябрендә Казанда 9 км озынлыктагы беренче троллейбус линиясе ачыла.
Шулай итеп, электр транспорты үсешендә яңа этап башлана: хәзер Казан урамнарында трамвай белән троллейбус янәшә йөри башлыйлар.
2008 елның 27 ноябрендә Казанда 60 еллык юбилей бәйрәменә музей-троллейбус ачыла. Бәйрәмдә Россиянең һәм Татарстанның барлык почмакларыннан кунаклар катнаша, иң яхшы хезмәткәрләргә шәһәр мэры И.Р. Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры И.Г. Фәсхетдинов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Т.П. Водопьянова бүләкләр тапшыралар.
Казан метросы тарихы.
2004 елның 5 апрелендә Казан шәһәре администрациясе башлыгы К.Ш. Исхаков тарафыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының (02.04.2004 ел, № 417-р) күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, «Казан метрополитены» муниципаль унитар предприятиесен төзү турында 511 номерлы карар чыгарыла. Шул ук карар нигезендә «Казан метрополитены» МУП генераль директоры вазыйфасына элегрәк «Казан-Электротранс» МУП җитәкләгән А.Г.Галәвов билгеләнә.
1997 елның 27 августында Казан метрополитены төзелеше башлана. Г. Тукай мәйданында гранит-мәрмәр ротонда төзелә һәм аның нигезенә буыннарга мөрәҗәгать белән капсула салына.
2005 елның 27 августында РФ Президенты В.В. Путин һәм ТР Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында Казан метрополитенының 1нче линиясенең 1нче эшләтеп җибәрү участогы файдалануга тапшырыла.
Бүгенге көндә «Метроэлектротранс» МУП.
Предприятие балансында 131 трамвай вагоны һәм 216 троллейбус бар. Барлык күчмә состав 502 км маршрут челтәренең гомуми озынлыгы булган 6 трамвай һәм 13 нче троллейбус маршрутларында файдаланыла. Иң тыгыз сәгатьләрдә 88 трамвай һәм 159 троллейбус вагоны маршрутларга чыгарыла. 2 трамвай депосы, 2 троллейбус депосы, юл хезмәте, энергохуҗалык хезмәте һәм авария-торгызу формированиесе җир өсте электр транспортының өзлексез эшләвен тәэмин итә. Гомуми егәрлеге 71400 кВт булган 31 тарттыру подстанциясе, шул исәптән 23 се – теле һәм радио белән идарә ителә торган подстанцияләр җир өсте күчмә составын ышанычлы нигездә энергия белән тәэмин итәләр. Трамвайлар һәм троллейбуслар эшен оештыру өчен линиядә 8 диспетчерлык станциясе һәм 2 контроль посты хезмәт итә. Транспорт хезмәте күрсәтү, ремонт һәм төзелеш эшләре башкару өчен предприятиедә 122 автотрактор һәм махсус техника бар.
Бүгенге көндә метрополитен 14 дүрт вагонлы электр поезды белән җиһазландырылган, алар метроның 11 станциясендә кулланыла, линиянең озынлыгы 16,7 км тәшкил итә. Казан метрополитенына 750 артык хезмәткәр хезмәт күрсәтә.
Казан метрополитенында «ТЕТРА» стандартына нигезләнеп, югары технологияле һәм заманча энергия белән тәэмин итү, автоматика һәм элемтә системалары, яңа буын асинхрон тарту электр үткәргечле күчмә составы, «Хәрәкәт» комплекслы станция һәм поезд системасы, юлның өске корылмасындагы яңа конструкцияләр кулланып файдаланыла. Пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык кирәкле чаралар да каралган.
Метрополитенны автоматлаштыруның заманча системасы гамәлгә кертелгән, ул уртак техник чаралар һәм программа тәэминаты базасында бердәм якын килү кысаларында пассажирлар йөртүнең техник процессын автоматлаштыру мәсьәләләрен хәл итә.
«Метроэлектротранс» МУП материаллары буенча