«Татариядән Татарстанга»: «Саба ТКХ КҖП» АҖ

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында «Татарстаннан Татарстанга» дигән традицион рубрикабызны дәвам иттерәбез.

    «Саба ТКХ КҖП» АҖ 1956 елда нигез салына. Шул елда Саба район советы башкарма комитеты каршындагы коммуналь хуҗалык бүлеге оештырыла. Коммуналь хуҗалыкның беренче җитәкчесе итеп Нуруллин Хәбибулла билгеләнә. Ул вакытта су белән тәэмин итү өчен 25 тонна сыйдырышлы бер генә савыт була. Торак пунктны электр энергиясе белән тәэмин итү өчен кичке 10га кадәр бер электр станциясе эшли, аңа утын ягыла. Агач мунча эшли, атнага 2 тапкыр үз хезмәтләрен күрсәтә, шулай ук утын белән җылытыла, ә суны елгадан китерәләр. Халыкка хезмәт күрсәтү һәм хезмәт күрсәтү эшләрен башкару өчен ГАЗ-51 маркалы бер махсус техника һәм бер ат булган.  1974 елда су алу каланчалары урнаштырыла башлый.  1996 елда 30 урынлы яңа мунча төзелә. 2001-2002 елларда автопарк яңартыла.

     «Саба торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте («Саба ТКХ КҖП» ААҖ) 2016 елның 9 мартыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының 24.02.2016 ел, №16-р күрсәтмәсе нигезендә 2016 елның 9 мартыннан башлап «Саба торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе» акционерлык җәмгыяте («Саба ТКХ КҖП» АҖ) итеп үзгәртелә. 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International