«Татариядән Татарстанга»:  «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ

 

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында «Татариядән Татарстанга» дигән традицион сәхифәбезне дәвам иттерәбез. Шундый предприятиеләрнең берсе – «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ.

1953 елда нигез салынган Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү эше аерым предприятиеләр тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган котельныйлар ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Шәһәр үсеше белән яңа котельныйлар төзү зарурлыгы да барлыкка килә. Шулай итеп, 1954 елда пар-су белән тәэмин итү ярдәмче цехы (директоры Ю.Н.Пулло), аннары «Әлмәтнефть» нефть промыселлары идарәсенең энергетика цехы оештырыла, ул 1975 елда «Берләшкән котельныйлар һәм җылылык челтәрләре предприятиесе» дип үзгәртелә.

Берләшкән котельныйлар һәм җылылык челтәрләре предприятиесе һәм «Әлмәтнефть» балансында ике торбага исәпләгәндә 19 котельный һәм 30 км җылылык челтәре булган. Дөресрәк файдалану һәм үзәкләштерелгән нигездә идарә итү зарурлыгына бәйле рәвештә, 1976 елда предприятие «Таткоммунэнерго» энергетика эксплуатация идарәсе карамагына тапшырыла, ә беренче җитәкче итеп Шаһит Хәсәншин улы Габдрахманов билгеләнә.

1976 елдан башлап баланска 17 котельный, шул исәптән районнан 2 берәмлек кабул ителә. Шул ук вакытта, чыгымнарны киметү максатында, 15 вак котельный ябыла, ә аларның йөкләмәләре зуррак булганнарына күчерелә.

2005 елның 9 декабреннән дәүләт җылылык челтәрләре унитар предприятиесе «Әлмәт җылылык челтәрләре» ачык акционерлык җәмгыяте статусын ала.

2016 елның 21 июненнән аны Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 4 бүлегенең нормаларына туры китерү сәбәпле, «Әлмәт җылылык челтәрләре» ААҖ исеме үзгәртелә (05.05.2014 ел, №99-ФЗ федераль закон редакциясендә).

Предприятиенең җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • Җылылык энергиясе һәм кайнар су җитештерү, кулланучыларга транспортлау.
  • Төрле кулланучылар төркемнәренә җылылык энергиясен һәм кайнар суны сату.
  • Җылылык энергиясен һәм кайнар суны сату буенча эшләрнең бөтен күләмен үтәү.
  • Котельныйларны, үзәк җылылык пунктларын һәм җылылык челтәрләрен ышанычлы һәм экономияле файдалану.
  • Кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга, җылылык челтәрләрен үстерүгә, булган җылылык белән тәэмин итү схемаларын камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләү һәм үтәү.
  • Яңа техниканы һәм алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү чараларын эшләү һәм үтәү, җитештерү куәтләреннән максималь файдалану, кулланучылар тарафыннан җылылык энергиясен рациональ куллануны контрольдә тоту.
  • Энергетика җиһазларын һәм җылылык челтәрләрен эксплуатацияләү һәм ремонтлауның алдынгы ысулларын гамәлгә кертү, эш урыннарын аттестацияләүе һәм рациональләштерүне оештыру. Хезмәтне нәтиҗәле һәм нигезле итеп оештыру.

«Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ миссиясе:

Без кешеләр белән дә, кешеләр өчен дә эшлибез, энергия белән ышанычлы һәм сыйфатлы нигездә тәэмин итәбез


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International