«Татариядән Татарстанга»: «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ

Ә Сез Татарстан Республикасында меңьеллык тарихы булган берничә шәһәр булуы турында белә идегезме? Шундый шәһәрләрнең берсе – Алабуга (1007 елда нигез салынган) – танылган пейзаж остасы Иван Шишкинның ватаны. Өстәвенә, бу борынгы шәһәрдә җылылык белән тәэмин итүче оешма да бар – «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ. Бүген безнең «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасында сүз нәкъ менә шул хакта барачак. Бераз тарих:
1986 ел – Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе төзелә, аның составына «Жилпоселка», «Профилактория» котельныйлары керә. 

1988-1993 еллар – предприятие составына тагын 15 котельный керә.

1993-1998 елларда – 2шәр торбалы дип исәпләнгән 34,2 км озынлыгындагы җылылык челтәрләре һәм №1 һәм №2 Үзәк котельныйлар тапшырыла. Шуннан бирле АҖЧП шәһәрдә җылылык энергиясе җиһазларының 80% артык өлешен куллана башлый. Параллель рәвештә, үзкыйммәте югары булу сәбәпле, күмер казаннары эксплуатациядән чыгарыла.

1999 ел – Тугаров урамында РФ «Реконструкция һәм капиталь төзелеш» программасы буенча квартал котельные төзелә башлый. 

2000-2002 елларда предприятие балансына тагын 4 котельный тапшырыла: «Алабуга совхозы», «Кирпеч заводы», «Агрохимсервис», «Милиция мәктәбе». «ЕлПласт» заводының котельные файдалануга тапшырыла.

2004 еллар – Тугаров урамындагы котельный файдалануга тапшырыла. Бу котельныйны эшләтеп җибәргәннән соң, нәтиҗәле булмаган «Мунча», «Сыра заводы», «УППВОС-2», «Техфак» котельныйлары ябыла. Җылылык челтәрләрен реконструкцияләү буенча эшләр тәмамлана. Беренче тапкыр торба үткәргечләр полиуретан җылылык изоляциясенә салына. Барлык финанс ТР һәм РФ бюджетлары хисабыннан алып барыла.

 2005 ел – 2 торбага исәпләгәндә предприятие тарафыннан газ ягулыгында 17 котельный һәм 88,243 км җылылык челтәрләре һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре эксплуатацияләнә. Җылылык белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү дәвам итә.

2006 ел – «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте активларны «Бөлгенлек (банкротлык) турында» федераль закон, шулай ук «Таткоммунэнерго» РПО бүлендек предприятиесе Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесенең кредиторлар җыелышында расланган тышкы идарә планы нигезендә биләү нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Предприятие тарафыннан 2 торбага исәпләгәндә газ ягулыгында 12 котельный, 79,646 км җылылык челтәрләре һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре эксплуатацияләнә. Котельныйларның билгеләнгән куәте сәгатенә 237,03 Гкал, тоташтырылган җылылык йөге – сәгатенә 183,71 Гкал. Эшчеләр саны – 400 кеше.

2007 ел – предприятие «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте буларак теркәлә.

2011-2012 еллар – җиһазларны ремонтлау эшләре алып барыла. Җылылык челтәрләренең гомуми озынлыгы 136 969 м тәшкил итә.

2022 ел – предприятие тарафыннан түбәндәгеләр эксплуатацияләнә:
газ ягулыгында 1 котельный, 
10 ЦТП,
 суырта торган 1 насос станциясе (ПНС). 
«Алабуга ҖЧС» АҖ җылылык челтәрләренең гомуми озынлыгы 80,3 км тәшкил итә; (бер торбага исәпләгәндә). Шулардан – 69,5 км җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең торба үткәргечләре; һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре – 10,8 км.
Якынча 23% магистральләргә туры килә, калганнары – бүлү челтәрләренә, шул исәптән квартал эчендәге челтәрләргә туры килә. Иң зур магистральнең диаметры 720 мм тәшкил итә.

«Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ материаллары буенча


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International