«Татариядән Татарстанга»: «Бугульма-Водоканал» ҖЧҖ

Узган гасырның алтмышынчы еллары башына кадәр Бөгелмә шәһәренә су округта анда-монда таралып урнашкан артезиан скважиналарыннан бирелгән. Бу вакытта сәнәгать актив үсеш алганлыктан, күпкатлы йортлар, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзелгәнлектән, алар җитми башлыйлар. Җирле хакимият су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу функцияләрен йөкләү өчен предприятие төзергә карар кыла. Әйтик, 1962 елның 3 ноябрендә «Водоканал» тресты оештырыла, аның составына ике участок: суүткәргеч һәм чистарту корылмалары керә.                                                                                                                                                                                                                              Предприятие даими үсеш ала, «Кече Бөгелмә», «Көнбатыш», «Ивановка», «Родничный», «Баряшево» су алгычлары чиратлап төзелә һәм  файдалануга тапшырыла, Лениногорскидан Бөгелмәгә кадәр 28 километрлы суүткәргеч сузыла. 80 нче елларга шәһәргә 10 мең куб.метрдан артык чишмә суы өзлексез бирелә, ә махсус корылмалар тәүлегенә 22 мең кубометр суны чистарта. 2003 елның язында предприятиегә районның су һәм канализация челтәрләре тапшырыла.

Унбер ел эчендә беренче җитәкче Семен Лукич Савельев була. Элеккеге ГХАТның ике катлы агач бинасында урнашкан предприятиедә 45 кеше хезмәт куя. 1965 елда трест Октябрь урамындагы кичке мәктәп бинасына күченә. Ул чакта коллективны Сергей Тимофеевич Соломонов җитәкли. Аны Александр Васильевич Александин алыштыра, соңрак, 1982 елдан 1985 елга кадәр, идарәне – Рифкать Ишмөхәммәт улы Мәхмүтов, 1986 елдан Мидхәт Гариф улы Нуриев җитәкли. Соңгы директорлар – Сергей Арсентьевич Ваганов һәм Мирфаяз Сәлахетдин улы Кәшапов.

1996 елда, җирле администрациянең элеккеге башлыгы Н.Мәһдиев җитәкчелегендә, «Чиста су» программасы старт ала, аның кысаларында, кыйммәтле һәм сыйфатсыз Кама суыннан тулысынча баш тарту өчен, гамәлдәге су алу җайланмаларын реконструкцияләү һәм төзү эшләре планлаштырыла. Ул ике этапны үз эченә ала: 1999 елда файдалануга тапшырылган «Батыр-Бөгелмә» су алу җайланмасын һәм «Коногоровка-Вязовка-Бөгелмә» су алу җайланмасын төзү. Ун ел барган тырыш хезмәт бик яхшы нәтиҗәләргә китерә: шәһәр сатып алынган «техник сыеклыктан» баш тартып, чиста чишмә суына ия була.

Якынча 10 елдан соң «Восточный»да тәүлегенә 100 кубометр егәрлектәге һәм инвестиция программасы буенча төзелгән 8 миллион сумга якын чистарту корылмалары төзелеше тәмамлана.

Җир асты суларын чыгару, җыелган суны читкә чыгару һәм чистарту, аварияләрне бетерү белән 339 кешедән торган коллектив шөгыльләнә. Аларның күбесе «Бугульма-Водоканал» ҖЧҖдә дистәләрчә еллар эшли. 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International