«Татариядән Татарстанга»: «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ

«Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ кулланучыларга җылылык энергиясе һәм җылылык китерүче, хуҗалык өчен эчәргә яраклы су һәм ташландык суларны тарату һәм чистарту буенча хезмәт күрсәтүче ресурс белән тәэмин итүче оешма булып тора.

1956 елда Азнакайда үсеп килүче эшче бистәнең коммуналь бурычларын хәл итү өчен 2 нче санлы «Баулынефть» фәнни-җитештерү идарәсе базасында «Азнакайнефть» фәнни-җитештерү берләшмәсе оештырыла һәм «Азнакайнефть» ФҖИ пар-су белән тәэмин итү цехы оештырыла. Шул ук елны беренче котельный да тапшырыла. Соңрак тагын берничә эшче бистә котельные баланска тапшырыла.

       Предприятие үсешендә чираттагы якты этап 80 нче еллар башына туры килә. Бу чорда актив рәвештә яңа тораклар төзелә, сәнәгать зонасы киңәя. Бистә һәм районның су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасы да үсешкә этәргеч ала. 1982 елда «Бирючевка» совхозы котельные төзелә, яңа чистарту корылмалары файдалануга тапшырыла. Предприятие балансына яңадан-яңа объектлар күчә. 1987 елда «Таткоммунэнерго» Татарстан Республикасы җитештерү берләшмәсе боерыгы белән 5 февральдә пар-су белән тәэмин итү цехы базасында Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе оештырыла.

       Ел саен коллектив алдында торган бурычлар җитдиләшә бара, предприятиенең структурасы үсә. 90 нчы еллардан ук Азнакай ПТСда энергияне саклауга игътибар бирелә. 1995 елда автоматик идарә итү системасы кертелә. Ул котельныйларның һәм насос ЦТП төп эш параметрларын контрольгә алырга мөмкинлек бирә. 1998 елда кайнар су белән тәэмин итү узелларында «Трансоник» трансакустика аппаратларын кулланышка кертү җылылык энергиясен эшләп чыгарганда югалтуларны киметергә мөмкинлек бирә. 2001 елдан башлап, ел саен, җылылык челтәрен реконструкцияләү үткәрелә, ул ППУ изоляцияле торбаларга алмаштырыла. Модернизацияләү процессы һәм алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

       2006 елда «Азнакай ПТС» ААҖ «Водоканалсервис» ААҖ составына керә.

       2010 елда предприятие Актүбә МПП белән берләштерелә, 2013 елда предприятие составына Җәлил ПТС кертелә.

       2014 елның гыйнварыннан предприятие «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ дип үзгәртелә.

       2016 елда «Азнакай ПТС» ААҖ составына Сарман ТКХ КҖП кертелә.

 

«Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ – түбәндәге муниципаль берәмлекләр территориясендә Бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма:

«Азнакай шәһәре»;

«Актүбә шәһәр тибындагы поселогы»;

«Җәлил шәһәр тибындагы поселогы»;

 

«Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ – түбәндәге муниципаль берәмлекләр территориясендә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасы өчен гарантияләүче тәэмин итүче:

«Азнакай шәһәре»;

«Актүбә шәһәр тибындагы поселогы»;

«Җәлил шәһәр тибындагы поселогы»;

«Сарман авылы».

     Күрсәтелә торган хезмәтләрдән Азнакай шәһәре, Актүбә һәм Җәлил ш.т.п., Сарман авылы халкы, учреждениеләр һәм сәнәгать предприятиеләре файдалана.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International