«Татариядән Татарстанга»: «Альметьевск-Водоканал» АҖ

 

1969 елда шәһәребезнең мөһим предприятиеләренең берсе – суүткәргеч-канализация хуҗалыгының Әлмәт районара җитештерү идарәсе (АМПУВКХ) мөстәкыйль эшли башлый.  Ул вакытта бу чагыштырмача зур булмаган хуҗалык була: Көньяк һәм Төньяк су алу корылмалары, 4 нче су күтәрү станциясе; дүрт канализация насос станциясе; канализация чистарту корылмалары; канализация челтәрләре һәм магистраль коллекторлар, 136,1 км озынлыктагы суүткәргеч һәм суүткәргеч челтәрләр; химия-технология лабораториясе; уналты берәмлек техника һәм башка төп фондлар.

Предприятие 68220 кешелек шәһәр халкына, 100гә якын коммуналь-көнкүреш предприятиеләренә, 80 артык сәнәгать, төзелеш һәм сәүдә оешмаларына хезмәт күрсәтә. Соңыннан «Альметьевск-Водоканал» дәүләт унитар предприятиесе әлеге предприятиенең варисына әверелә. Шәһәр үсеш ала, халык саны арта, сәнәгать үсеш ала, бу су бирү күләмен, предприятиенең җитештерү куәтен арттыруны таләп итә. Предприятиене акционерлау зарурлыгы туа, һәм 2005 елның сентябрендә ул «Альметьевск-Водоканал» ачык акционерлык җәмгыятенә әверелә.

Бүген Җәмгыятьтә 450 якын кеше эшли, аларның күбесе көн саен тәүлек буе вахта йөртүче, шәһәр, район халкына, предприятиеләргә һәм оешмаларга, уку йортларына өзлексез су биреп торучы квалификацияле белгечләр, агып җыелган суларны суыртып алалар.

«Альметьевск-Водоканал» акционерлык җәмгыятенең төп бурычы – халыкны һәм оешмаларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре белән тәэмин итү, тотрыклы үсеш өчен кирәкле шартлар тудыру, аерым алганда, үсеш ихтыяҗларын хәзерге һәм киләчәк буын мәнфәгатьләрендә канәгатьләндерү.

Безнең предприятие стратегиясендә һәм планнарында билгеләнгән максат – шәһәр халкына һәм оешмаларына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтү, шундый ук профильдәге иң яхшы предприятиеләрнең күрсәткечләре белән чагыштырырлык сыйфатлы булу, ә бәясе буенча тотрыклы үсешне тәэмин итү.

 «Альметьевск-Водоканал» АҖ материаллары буенча


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International