«Татариядән Татарстанга»: «Чистополь-Водоканал» АҖ

«Чистополь-Водоканал» предприятиесе Чистай шәһәре тарихының аерылгысыз өлеше булып тора. ХХ гасыр башына Чистай әһәмияте буенча Казаннан соң, ул вакыт өчен алга киткән инфраструктурасы булган икенче шәһәр була. Шәһәр үсеше белән суүткәргеч системасын төзүгә ихтыяҗ килеп туа. 1909 елның 17 ноябрендә Чистай шәһәр Думасы карары буенча сәүдәгәр А. Я. Логутов һәм аның фикердәшләре – сәүдәгәрләр Е.Н.Шашин һәм Н.В.Маланьичев Чистайда суүткәргеч төзү турында бертуган Бромлейларның Мәскәү механик заводлары белән килешү төзиләр.

Беренче чиратта «Кама» су алу корылмасы төзелә. 1911 ел ахырына су алу скважинасы һәм су күтәрү җайланмасы тәүлегенә максималь 72 мең чиләк су (тәүлегенә 870 м3 чамасы) җитештерүчәнлеге белән тулы куәтенә эшли. Сигез километрлы суүткәргеч челтәрен төзү (диаметры 175 мм кадәр булган чуен торбалар) 1912 елда тәмамлана.

2010 елга кадәр «Кама» су алу корылмасы «Чистай сөт комбинаты» ААҖнең техник ихтыяҗлары өчен Куйбышев сусаклагычыннан (Кама елгасы) су ала. Хәзерге вакытта «Кама» су алу корылмасы эксплуатациядән чыгарылган һәм резервта тора.

1936 елга Чистай шәһәрендә су белән тәэмин итү челтәрләренең озынлыгы 12,75 км тәшкил итә, «Электровод» коммуналь тресты эшли. Шәһәрдә су үткәрү идарәсе балансында су алу корылмасы, икенче күтәртү насос станциясе, суэтем манарасы, 12 су алу будкасы, 37 янгын гидранты була.

1943 елда эчәргә яраклы су җитмәү сәбәпле, Хезмәт ияләренең депутатлар шәһәр советы судноларны төзәтү заводына үз территориясендә насос станциясе төзергә, хуҗалык һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен Кама елгасыннан су алуны мөстәкыйль гамәлгә ашырырга куша.

Шәхси торак йортларга шәхси затлар тарафыннан үз хисабына торгызылган суүткәргечләр; йорт идарәләре балансындагы күпфатирлы йортларга суүткәргечләр шәһәрнең су үткәрү идарәсе белән килештерелгән проектлар буенча төзелә.

1953 елның 19 ноябрендә Хезмәт ияләре депутатларының шәһәр советы эчә торган суга кытлык булу сәбәпле, шәһәрдә су үткәрү идарәсенә судан файдалануга чикләү кертүне йөкләү турында карар кабул итә. 1968 елның мартында горкомхоз коммуналь предприятиеләр комбинаты дип үзгәртелә. Шәһәрнең су үткәрү идарәсе горкомхоз системасыннан чыга һәм шул ук елны Суүткәргеч хуҗалыгы идарәсе дип үзгәртелә, ә 1982 елда – Суүткәргеч-канализация хуҗалыгының җитештерү идарәсе. 2003 елда идарә «Чистополь-Водоканал» ДУП исемен ала, 2005 елның апрелендә ул «Чистополь-Водоканал» ААҖ итеп үзгәртелә. 2006 елның гыйнварында «Водоканалсервис» ААҖ директорлар советы карары белән «Водоканалсервис» ААҖ филиалы «Чистополь-Водоканал» предприятиесе төзелә. Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре:

  • эчә торган сыйфатлы су алу, әзерләү һәм кулланучыга җиткерү;
  • су кулланучылардан канализация суларын кабул итү һәм аларны биологик чистарту корылмаларына кадәр илтеп җиткерү;
  • су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын эксплуатацияләү;
  • абонентларның су куллануны һәм ташландык суларны агызуны исәпкә алу һәм контрольдә тоту;
  • канализациянең биологик чистарту корылмаларында канализация суларын кабул итү, чистарту һәм зарарсызландыру;
  • су һәм канализация челтәрләрен, биналарны һәм корылмаларны капиталь һәм агымдагы ремонтлау;
  • эчә торган һәм канализация суының сыйфатына һәм составына лаборатория контролен уздыру.

Хәзерге вакытта «Чистополь-Водоканал» – катлаулы инженерлык инфраструктурасын файдаланучы, Чистай шәһәрен су белән тәэмин итүче һәм ташландык суларны агызуны тәэмин итүче органик рәвештә үсә торган предприятие. 

 

«Чистополь-Водоканал» АҖ материаллары буенча

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International