«Татариядән Татарстанга»: «Водоканал» ҖЧҖ (Лениногорск ш.)

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында «Татариядән Татарстанга» дигән традицион сәхифәбезне дәвам иттерәбез. Шундый предприятиеләрнең берсе –  «Водоканал» ҖЧҖ (Лениногорск ш.)

Лениногорск шәһәре чишмә суы белән тукланучы азчылык шәһәрләрнең берсе. Тотрыклы һәм ышанычлы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, сәнәгатьтә су ресурсларыннан рациональ файдалану, суларны чистарту һәм эшкәртүне тәэмин итү, аларны зарарсызландыру һәм канализация чистарту корылмаларыннан читкә чыгару максатында, 1964 елның апрелендә 88 кешелек «Водоканал» тресты булдырыла. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы–  98,7 км, канализация челтәрләренең озынлыгы – 55,3 км, шул исәптән 3 суүткәргеч һәм 3 канализация насос станциясе. Алга таба «Водоканал» тресты суүткәргеч-канализация хуҗалыгының җитештерү идарәсенә үзгәртелә.

2003 елда, үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, предприятие Татарстан Республикасының «Лениногорск-Водоканал» дәүләт унитар предприятиесенә әверелә, ә 2004 елның 2 мартыннан шәһәр һәм район инфраструктурасын саклап калу, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм үзәкләштерелгән  канализация  системасына ташландык суларны кабул итү функцияләре яңа оешкан «Водоканал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә тапшырыла.

Бүгенге көндә «Водоканал» ҖЧҖнең 200 хезмәткәре 193,48 км суүткәргеч һәм 151,54 км канализация челтәрләренә, 8 суүткәргеч һәм 6 канализация насос станциясенә, тәүлегенә 17,0 мең м3 егәрлектәге канализация чистарту корылмаларына хезмәт күрсәтә һәм эксплуатацияли.

Остаханәләр, складлар, эстакадалар комплексы булган җитештерү базасы тулысынча төзекләндерелгән, җитештерү базасында автоном котельныйлар – 2 данә төзелгән, гараж бүлмәләре киңәйтелгән.

1957 елда файдалануга тапшырылган тәүлегенә 5,0 мең м3 җитештерелешле чистарту корылмалары тузу сәбәпле, 1990 елда проект җитештерүчәнлеге тәүлегенә 17,0 мең м3 булган 2 нче чират чистарту корылмалары эшли башлый. Хәзерге вакытта, заманча экологик таләпләргә җавап бирә торган яңа технологияләр һәм модернизацияләнгән җиһазлар кертү белән, тәүлегенә 17,0 мең м3 җитештерелешле чистарту корылмалары реконструкцияләнә. Реконструкция корылмаларның эшен, ташландык суларны чистарту сыйфатын шактый яхшыртырга һәм, нәтиҗәдә, сулыкларны саклау һәм чисталык таләпләрен тулысынча канәгатьләндерергә, шәһәр һәм районның санитар-экологик торышын савыктырырга мөмкинлек бирәчәк.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International