«Татариядән Татарстанга»: «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында «Татариядән Татарстанга» дигән традицион сәхифәбезне дәвам иттерәбез. Шуларның берсе – «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ.

Кыскача тарихи белешмә

1981 елның 3 июлендә «Нижнекамскнефтехим» җитештерү берләшмәсе составында 318 кеше катнашында суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы идарәсе төзелә.

Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы идарәсен төзүнең максаты – Түбән Кама шәһәрен җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне тамырдан яхшырту һәм канализация сулары агызуны тәэмин итү. Идарәгә экскаваторлар, тракторлар, автомобильләр, автокран, эретеп ябыштыру агрегатлары, компрессорлар һ.б. кертеп, 32 берәмлек техника, ТКИ базасындагы контора бинасы бүлеп бирелә. Төзүчеләр проспекты буенча торак йортларның подвалларына таратылган барлык хезмәтләр, суүткәргеч-канализация челтәрләре, җылылык челтәрләре цехлары, РСУ, котельный участогы, электр хезмәте, лаборатория, авария-диспетчерлык хезмәте туплана.

1987 елдан предприятие хуҗалык исәп-хисап оешмасы буларак эшли башлый.

1996 елның сентябрендә «Нижнекамскнефтехим» ААҖ хосусыйлаштыру планы нигезендә предприятие суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгының коммуналь унитар предприятиесе итеп үзгәртелә һәм юридик зат статусына ия була.

2001 елның октябрендә суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгының коммуналь унитар предприятиесендә банкротлык процедурасы кертелә.

2003 елның мартында предприятиене финанс яктан савыктыру программасы кысаларында «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» ачык акционерлык җәмгыяте оештырыла. 

«Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» ачык акционерлык җәмгыятенең барлыкка килүенең тарихи даталары

1982 елның гыйнвары – «Нижнекамскнефтехим» ТКИ составыннан түбәндәгеләр бирелә:

– җир асты коммуникацияләре һәм корылмаларын эшләтүче 90 кеше;

- 10 елдан артык кулланылган 2 берәмлек техника;

- җылы стоянкасы булмаган 40 х 60 м мәйданда иске ТКИ базасы.

1982 елның июнендә контора Химиклар урамы, 94 адресы буенча күченә, торак йортның 2 һәм 3 бүлмәле фатирларында урын ала. Авария-диспетчерлык хезмәте (АДХ) Төзүчеләр урамы, 25 адресы буенча урнашкан торак йорт подвалында урын ала. Бер телефон эшли, радиоэлемтә булмый, кирәкле техниканы читтән китерәләр.

1982 елның ноябре – иске ТКИ базасында техника өчен җылы стоянка төзелә.

1983 ел – яңа ТКУ базасында (Төзүчеләр пос.) контора өчен кабинетлар бүлеп бирелә, телефоннар барлыкка килә, АДХ радиоэлемтә барлыкка килә. АДХ подвалдан Төзүчеләр проспекты, 25 адресы буенча урнашкан торак йортының 1 катына күтәртелә.

1984 елның июле – «Нижнекамскнефтехим» буенча берләшмә составында Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы идарәсен төзү турындагы боерыгы чыгарыла.

1985 елның июне – контора шәһәргә, Төзүчеләр урамы, 6 адресы буенча күченә. АДХ дә шунда күченә. Бу вакытка телефоннар 10 берәмлек була, радиоэлемтә – 4 берәмлек. Шәһәр администрациясе белән шәхси йортлар булган Актүбә авылында база төзү өчен җир бүлеп бирү турында килешүгә ирешелә. Транспорт, махсус техника ел саен сатып алына. 1998 елда 69 берәмлектән артык техника була.

1985-1999 еллар – яңа җитештерү базасы этаплап төзелә башлый. Эшләр финанс чаралары барлыкка килгәндә алып барыла.

1999 елның марты – АДХ яңа базага күченә. Махсус техника базада бер елга иртәрәк (1998 елның көзендә) җылы стоянкага урнаштырыла.

 

Предприятиенең исемнәре һәм статусы

1981-1995 еллар – «Нижнекамскнефтехим» каршындагы Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы идарәсе;

1996-2003 елларда – шәһәр хакимияте каршындагы Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы идарәсе;

2003-2015 еллар – «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы идарәсе» ААҖ;

2015 ел – «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы идарәсе» АҖ.

Эшчәнлекнең төп төрләре:

- Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында җылылык энергиясен, хуҗалык суын транспортлау, төрле милек формасындагы торак йортларның, учреждениеләрнең, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ташландык суларын үткәрү буенча хезмәт күрсәтү;

- Агымдагы, капиталь, профилактик ремонтны үткәрү һәм инженерлык челтәрләрен, корылмаларын, социаль инфраструктура объектларын төзү һәм җиһазларны монтажлау.

Предприятие «Татарстан Республикасы Төзүчеләр бердәмлеге» төбәк коммерциясез партнерлыгы әгъзасы булып тора,  капиталь төзелеш объектларының куркынычсызлыгына йогынты ясый торган эшләргә кертелүе турында №0736,02-2010-1651035245-С-014 таныклыгы бар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International