Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында «Татариядән Татарстанга» дигән традицион сәхифәбезне дәвам иттерәбез. Шуларның берсе – «ЗВКС» АҖ.
Тарих:
Зеленодольск су каналының тарихы XIX гасырның соңгы елында башлана. 1900 елда металлургия һәм прокат заводлары төзелеше белән су алу җайланмасы, конденсатор станциясе һәм су суырту заводы төзелә, 1905 елда суэтем манарасы төзелә.
1900 елда беренче канализация магистрале барлыкка килә. Бер үк вакытта суүткәргеч челтәрләрен дә актив төзи башлыйлар: 1934 елда суүткәргеч челтәре – 7,5 км, ә 1937 ел ахырына 15,0 км була.
Сугыш елларында челтәр төзелеше туктатыла, сәнәгать предприятияләре ярдәмендә сугыштан соң гына яңартыла. 1949 елга кадәр шәһәрдә су белән тәэмин итү белән идарә итүне Эшчеләрнең депутатлар шәһәр советының башкарма комитеты башкара, аннары «Горводоканал» оештырыла.
Зеленодольск өчен ташландык суларны чистарту буенча беренче проект 1956 елда гамәлгә ашырыла, проектта ташландык суларны механик чистарту күздә тотыла.
1956 елда «Горводоканал» Горкомхоз каршындагы «Водоканализация» трестына әверелә.
1965 елда Горкомхоз каршындагы «Водоканализация» тресты «Татводоканал» республика җитештерү берләшмәсе карамагына күчә һәм «Суүткәргеч-канализация хуҗалыгының җитештерү идарәсе»нә әверелә.
2006 елның маенда су каналы «Водоканалсервис» ААҖ филиалы була, 2015 елның августыннан предприятие «ЗВКС» АҖ дип атала һәм 2021 елдан бирле «ТР Инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергияне сак тоту технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ идарәсе карамагында тора. «ЗВКС» АҖ «Таткоммунэнерго» РПО» АҖ идарәсенә күчә.
1967 елда «Мосводоканалпроект» тарафыннан ташландык суларны биологик чистарту буенча типлаштырылган проект эшләнә. Зеленодольск шәһәре бу проектны гамәлгә ашырган илебезнең өченче шәһәренә әверелде.
1984 елда бу чистарту корылмаларының беренче чираты, 1991 елда икенче чираты эшләтеп җибәрелә.
1980 елда Васильево ш.т.п. алу җайланмасы һәм Васильево ш.т.п. ПУВХХ хезмәт күрсәтү участогына әверелә.
2003 елда Васильево ш.т.п. биологик чистарту корылмаларының беренче чираты төзелә, 2012 елда – икенче чираты, «Салават Күпере» торак комплексы төзелеше белән бәйле рәвештә 2016 елдан реконструкция дәвам итә.
2011 елда Көнчыгыш су алгычының эчә торган суын чистарту өчен тимерсезләндерү станциясе төзелә.
2022 елда Васильево су алу җайланмасында су чистарту станциясе төзелә – кире осмоз җайланмасында су йомшартыла.
Хәзерге вакытта суүткәргеч-канализация хуҗалыгы – үзара бәйләнгән системаларның һәм корылмаларның катлаулы комплексы. «ЗВКС» АҖ предприятиесе Зеленодольск ш., Васильево ш.т.п., 2015 елдан башлап Зөя утрау-шәһәре, 2018 елдан башлап Югары Ослан авылы, 2022 елдан башлап Октябрь Бистәсе, 2022 елдан башлап Иннополис шәһәре су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәренә хезмәт күрсәтә.
Планнар:
- Зеленодольск шәһәренең көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләрен су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен, 2022 елда «ТР Зеленодольск муниципаль районының көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләренең боҗралы суүткәргечен төзү» объекты буенча эшләр тәмамланып килә.
- Ташландык суларны чистарту дәрәҗәсен норматив хәлгә җиткерү, экологик хәлне савыктыру өчен Зеленодольскта иң яхшы технологияләр кулланып яңа чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм төзү.
- Югары Ослан авылында чистарту корылмаларының икенче чиратын төзү.
- Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча тузган челтәрләрне, канализация насос станцияләрен реконструкцияләү.
- «ЗВКС» АҖнең ташландык суларны агызу өлкәсендәге инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында Зеленодольск шәһәре БЧК модернизацияләү һәм диспетчерлаштыру өлешендә шәһәрнең һәм Васильево шәһәр тибындагы поселогының канализация насос станцияләрен модернизацияләү планлаштырыла - 2023-2025 еллар.
«ЗВКС» АҖ материаллары буенча