«Татариядән Татарстанга»: «Водоканал» МУП

Республикабызның Советлар Союзы чорында эшли башлаган җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында сөйли торган «Татариядән Татарстанга» традицион рубрикасын дәвам иттерәбез. Шуларның берсе – «Водоканал» МУП.

Предприятие турында

Казан шәһәренең коммуналь суүткәргеч-канализация хуҗалыгы – халык хуҗалыгы тармагы. Җылылык энергиясе белән беррәттән социаль инфраструктураның мөһим компоненты булып тора. «Водоканал» МУП эшенең нәтиҗәләре күбесенчә кешенең сәламәтлеген һәм гомер озынлыгын, шәһәр территориясендә санитар-эпидемиологик хәлне, сәнәгать предприятиеләренең, бөтен социаль өлкәнең нормаль эшләвен билгели. Бүген предприятиедә төрле һөнәр ияләре булган 2450 кеше эшли.

 

Водоканал тарихы

Казан шәһәренең коммуналь суүткәргеч-канализация хуҗалыгы – халык хуҗалыгы тармагы. Җылылык энергиясе белән беррәттән социаль инфраструктураның мөһим компоненты булып тора. «Водоканал» МУП эшенең нәтиҗәләре күбесенчә кешенең сәламәтлеген һәм гомер озынлыгын, шәһәр территориясендә санитар-эпидемиологик хәлне, сәнәгать предприятиеләренең, бөтен социаль өлкәнең нормаль эшләвен билгели.

Су белән тәэмин итүнең җир асты чыганаклары:

Шәһәрне су белән тәэмин итү проектын тормышка ашыру өчен махсус комиссия оештырыла. Шәһәр суүткәргечен урнаштыру буенча тәкъдим ителгән вариантларны карап, комиссия шәһәрдән 25 км ераклыкта урнашкан Пановка кизләвенә өстенлек бирә. Төзелешкә контракт 1872 елда җирле эшкуар П.И.Губонин белән 50 еллык концессия чоры белән төзелә. Губонин янгыннарга һәм эпидемия вакытында, шулай ук урында куллану өчен будкалардан кружкаларга бушлай су җибәрергә вәгъдә бирә. Губонин суүткәргеч хуҗалыгын дүрт елга якын файдалана, ә аннан соң Казан шәһәр идарәсенә тапшыра. Шуннан соң Казан суүткәргечен эксплуатацияләү буенча акционерлык җәмгыяте оештырыла, ул суүткәргеч идарәчесе итеп инженер барон фон Типольтны билгели. Типольт бу вазыйфада 1917 елга кадәр эшли. Революциядән соң ул суүткәргеч белән идарә итүне Совет хакимияте вәкиленә тапшыра. Вакытлар узу белән, шәһәрдә халык һәм сәнәгать предприятияләре өчен Пановка кизләвендәге суның җитми башлавы сизелә. Артезиан скважиналарын бораулау хисабына су бирү күләмен арттыру турында карар кабул ителә. 1892-1898 елларда Акида дүрт артезиан скважинасы бораулана, 1911 елда Царицыно авылы янында беренче скважина бораулана (Азино су алгычы). 1918 елда ак гвардиячеләр Казанны яулап алган вакытта Аки насос станциясе җимерелә. Аки суүткәргеч станциясен саклаган вакытта Азино дивизиясе сугышчылары көрәшә. Ак гвардиячеләр куылганнан соң, шәһәр җитәкчелеге Аки станциясен торгызуга Кызыл Армиянең саперлар батальонын җибәрә. Шәһәр хуҗалыгын дәүләтләштергәннән соң, суүткәргеч башка корылмалар белән бергә Хезмәт ияләре депутатларының шәһәр советы карамагына күчә. Киләчәктә Пановканың кизләү челәтре алга таба үсеш ала алмый.

Идел суүткәргече

20 нче гасырның 30 нчы елларына артезиан скважиналары да аз була башлый. Индустриальләштерү чоры якынлаша һәм халык саны тиз арада үсә башлый. Елганың суын алып, аны чистарту турында карар кылына. РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты вәкилләре катнашында Дәүләт комиссиясе тарафыннан 1930 елның 2 мартында Идел елгасының сул як ярында шәһәрдән югарырак, Лагерная тимер юл станциясе янында су алу корылмасының урыны билгеләнә. Су алу комплексына түбәндәгеләр керә: «Криб» 1 нче күтәртү насос станциясе, 1 нче күтәртү яр буе насос станциясе, чистарту корылмалары. «Криб» 1 нче күтәртү насос станциясе, 2 нче күтәртү насос станциясе 1937нче елда файдалануга тапшырыла һәм шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренә чистартылмаган су бирелә. Станция 2008 елга кадәр хезмәт итә, яңа 1 нче күтәртү насос станциясенә урын бирә. Төзелеш «2004-2010 елларга Казан шәһәрен су белән тәэмин итүне һәм ташландык суларны агызуны яхшырту программасы»на кертелә. Шул вакыттан «Криб» станциясе резервка күчерелә. 1972 елда Аки станциясендә реконструкция үткәрелә. Ул чакта 6 яңа скважина бораулана, су алу корылмасы хәзерге вакытка кадәр файдаланыла. Азино су алу корылмасында 15 арт. скважинасы бораулана, хәзерге вакытта да су алу җайланмасы эшли. 1973 елда Танкодром су алу җайланмасы файдалануга тапшырыла, 1974 елда Мирный су алу җайланмасы сафка баса.

Канализация тарихы

Казанда канализация төзелеше 1928 елда башлана. Бу вакыйгага 11 ел әзерләнәләр. Инде Октябрь революциясенә һәм аннан соң беренче елларда калдыкларны агызу белән бәйле хәлгә түзеп булмый башлый. Подваллар, бигрәк тә шәһәрнең аскы өлешендә һәм түбәнлегендә канализация сулары белән тула, грунтларга үтеп керәләр. Татарстанның баш коллекторы Казанда 1928 елда төзелә башлый. 1932 елның 17 ноябрендә Казан шәһәрендә шәһәр канализациясе эшли башлый. Агып җыела торган сулар Казансу елгасына чистартылмыйча агызыла. 1953 елда гына механик чистарту корылмалары төзелә башлый һәм 1964 елда файдалануга тапшырыла. Канализациянең чистарту корылмалары составына механик чистарту цехы керә. Биологик чистарту цехы. Утырмаларны сусызландыру һәм эшкәртү буенча механик цех.

Бу көннәрдә төп эшчәнлек төрләре арасында:

- Казан халкын, бюджет һәм социаль өлкә предприятиеләрен, шулай ук төрле милек рәвешендәге предприятиеләрне эчәргә яраклы су белән тәэмин итү.

- Кулланучыларга бирелә торган эчә торган суның сыйфатын контрольдә тоту.

- Агынтыларны чистарту һәм эшкәртү.

- Агып җыелган суларны чистарту корылмаларына кадәр илтү.

 - Шәһәрнең ташландык суларны агызу системасына предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан ташландык суларны агызу сыйфатын контрольдә тоту .

- Челтәрләрне һәм корылмаларны эксплуатацияләү.

- Капиталь ремонт үткәрү.

- Инженерлык челтәрләрен, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары корылмаларын реконструкцияләү һәм төзү.

- Гидротехник корылмалар объектларын агымдагы карап тоту, ташуга каршы чаралар үткәрү, өслек һәм дренаж суларын суырту.

Водоканал хуҗалыгында Идел елгасының өске су алу җайланмасы һәм су чистарту станциясе бар. Предприятие инвестиция программаларын тормышка ашыра.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International