«Татариядән Татарстан Республикасына»: «Казэнерго» АҖ

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында «Татариядән Татарстан Республикасына» дигән традицион сәхифәбезне дәвам иттерәбез. Шуларның берсе – «Казэнерго» АҖ.

1965 елның сентябрендә Татарстан АССР Министрлар Советы карары белән Казан берләшкән пар казаннары һәм җылылык челтәрләре предприятиесе (1981 елда Казан җылылык челтәрләре предприятиесе дип үзгәртелә) оештырыла, аның максаты – торак фонды, мәктәпләр һәм хастаханәләр, учреждениеләр һәм сәнәгать предприятиеләрен ягып җылыту урыннарын һәм җылылык челтәрләрен эксплуатацияләү.

Башта Горький урамындагы 27 нче йортта 50 кв.метр мәйданда урнашкан һәм директоры Г.И. Чайковский җитәкчелегендәге нибары бер ярым дистә кешесе булган предприятие коллективына икътисадый, кадрлар һәм оештыру характерындагы кыенлыкларны җиңәргә туры килә. Ике айдан соң 50 километр җылылык челтәре һәм сәгатенә гомуми егәрлеге 283 Гкал/сәгать булган 85 котельный файдалануны дүрт йөзгә якын коллектив тәэмин итә башлый. 1973 елның октябрендә шәһәрнең төп административ районнары саны буенча алты эксплуатация участогы булдыру турында карар кабул ителә.

Бурычларны хәл итүдә, җылылык челтәрләрен эксплуатацияләүдә техник дәрәҗәнең ышанычлылыгын арттыруда, электр һәм җылылык энергиясен җитештерүнең экономиялелегендә экономияле булмаган вак котельнялар санын киметүдә зур роль уйнаячак. 1966 елдан 1975 елга кадәр Казан шәһәрендә түбән куәтле 60 тан артык котельный ябыла. Предприятиенең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру буенча 1969-1971 елларга чаралар планы белән кырык алты казанны автоматлаштыру күздә тотыла. 1973 елда, аз куәтле 8 котельный ябылу белән беррәттән, эшли торган котельныйларда 13 горелка алмаштырыла, казаннарның куркынычсызлыгын автоматлаштыру, аларның эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшләр башкарыла.

1977 елда предприятиене Р.А.Кафиатуллин җитәкли. Ул башлаган беренче нәрсә — энергетика хуҗалыгын техник яктан яңадан коралландыру чараларын тормышка ашыру. Иске ведомство котельныйларын һәм җылылык челтәрләрен даими рәвештә кабул итү бара. Төп басым шәһәрне җылылык белән тәэмин итүне үзәкләштерүгә ясала, шуның нәтиҗәсендә 1981 ел башына халыкның үзәктән җылыту белән тәэмин ителеше 92% җитә. Казаннарны техник яктан реконструкцияләү максатчан һәм планлы рәвештә алып барыла. 1978 елда халык депутатларың Казан шәһәр советы башкарма комитеты тарафыннан Р.А.Кафиатуллинның эре үзәкләштерелгән кайнар җылылык чыганакларына күчү зарурлыгы турындагы тәкъдиме хуплана.

Предприятиенең матди-техник базасын ныгытуда иң зур адым – 1986 елда махсус ремонт-механика цехын төзү һәм файдалануга тапшыру. Бу сәнәгать нигезенә күп вакыт таләп итә торган ремонт эшләрен күчерергә, ә иң мөһиме — авырлык үзәген аварияләрне бетерү эшләреннән җиһазларны планлы-кисәтү ремонтлау эшләренә күчерергә мөмкинлек бирә.

Үзгәрешләрнең истәлекле этабы, шулай ук, котельныйларның үзләрен дә модернизацияләүгә кагыла: аларны каты һәм сыек ягулыктан газ күчерү, автоматик куркынычсызлык кертү, пар казаннарындагы утырмаларга каршы көрәшү, ягулыкны яндыру режимын камилләштерү эшләре башкарыла, ә иң мөһиме – хезмәт күрсәтә торган персоналның квалификациясен һәм эш осталыгын арттыру буенча көндәлек тәҗрибә башкарыла.

1986 елда торбаларны кислород коррозиясеннән саклау өчен 26 деаерацион җайланма гамәлгә кертелә. Предприятие  сәйяр токлар нәтиҗәсендә барлыкка килә торган коррозиядән яклау буенча электрохимик чараларын куллана башлый. 1986 ел ахырына торбаларның кислород коррозиясе проблемасы 96% дәрәҗәсендә хәл ителә. Санап үтелгән барлык чараларга карамастан, җылылык трассаларының аерым участоклары 3-5 елдан соң сафтан чыга. Әлеге хәлдән нәтиҗәле чыгу юлы табыла – торбалар стеналарына пыяла эмаль катламы куярга дигән карар кабул ителә. Эмаль торбаның эш вакыты 15-20 елга кадәр артты. Торбаларны эмальләштерү цехы рекордлы кыска вакыт эчендә төзелә һәм 1986 елда пыяла эмаль өслекле беренче унбер километрлы торбалар җылылык трассалары траншеяларына яткырыла.

1985 ел ахырына 15 электр энергиясен исәпкә алу щиты, 219 газны җайга салу автоматик комплекты, 160 газ счетчигы, 30 расходомер урнаштырыла, нәтиҗәдә предприятиедә автоматизациянең гомуми дәрәҗәсе 97,5% җитә. Дистәләрчә мең тонна ягулык һәм киловатт сәгать электр энергиясе, йөзләрчә мең гигакалория җылылык янга калдырыла. Бер гигакалориянең үзкыйммәте инде 1983 елда – 5,6%, 1984 елда – 8,3%, ә 1985 елда тагын 7% кими. Бу уңай тенденция алдагы елларда да дәвам итә.

1983 елда предприятиедә җылылык белән тәэмин итүнең технологик процесслары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы төзелә. Тармакта беренче тапкыр барлыкка килгән бу яңалык предприятиянең рентабельлелеген күтәрергә ярдәм итә, ләкин шул ук вакытта хезмәткәрләрнең профессиональ дәрәҗәсенә югары таләпләр куя. 1981-1986 елларда персоналны интенсив әзерләү бара.

2003 елда Казан җылылык челтәрләре предприятиесе «Казэнерго» җитештерү берләшмәсе итеп үзгәртелә.

Шәһәрнең энергетика хуҗалыгын модернизацияләү буенча зур эш күләме, үзебезнең һәм бюджет акчаларының җитмәве предприятиене инвесторларны читтән эзләргә мәҗбүр итә. Предприятие инвестицион проектлар буенча Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы конкурсында катнаша һәм җиңеп чыга. Конкурс сайлап алуы нәтиҗәсендә пар казаннарын, җылылык челтәрләрен һәм индивидуаль җылылык пунктларын реконструкцияләү һәм модернизацияләүне күздә тоткан вариант сайланды. Проектны гамәлгә ашырганнан соң акчаларның гомуми экономиясе елына 1,6 млн.доллар тәшкил итә. Еллык экономия: газ — 576,3 млн.куб. метр, электр энергиясе — 1520 мВт, су — 72 мең куб.метр.

2016 елда «Казэнерго» ААҖ һәм «Казгорсвет» МУП ачык акционерлык җәмгыяте «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртеп кору нәтиҗәсендә берләштерелә.  «Казэнерго» АҖнең тотрыклы, эшкә сәләтле коллективын предприятиедә җитештерү һәм социаль программалар үсешен дәвам иттергән Рөстәм Рифгать улы Габделхаков җитәкли.

«Казэнерго» АҖ ел саен ышанычлылык һәм энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлдерелгән инвестицион программаларны тормышка ашыра.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International