«Татариядән Татарстан Республикасына»: Түбән Кама ҖЭҮ

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында «Татариядән Татарстан Республикасына» дигән традицион сәхифәбезне дәвам иттерәбез. Бай тарихлы предприятие – Түбән Кама ҖЭҮ – илнең иң эре җылылык-электр үзәкләренең берсе. Җиһазлар составы, җибәрелә торган технологик парның саны һәм параметрлары буенча ул Россия энергетикасының уникаль объекты булып тора.

2022 елда Түбән Каманың энергетик гигантына 55 яшь тулды. Шәһәр һәм ҖЭҮ тарихы өзлексез бәйләнгән. 1958 елда Европада иң эре нефть химиясе комбинаты төзү турында карар кабул ителә. 1961 елда аның төзелешенә нигез салалар һәм параллель рәвештә завод халкы өчен бистәгә нигез салына. Биредә җирләр күп булган, авыл хуҗалыгы чәчәк аткан. Икътисадый күрсәткечләр буенча – заводлар һәм эре заманча шәһәр төзелеше өчен киләчәге булган урын.

Түбән Камада нефть химиясе производстволары комплексын булдыруга бәйле рәвештә, аларны күп санда җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итү зарурлыгы килеп туа. Мондый кушылмада энергия чыганакларының иң максатка ярашлы чыганагы –җылылык-электр үзәге.

Бүгенге көндә ҖЭҮ шәһәр халкы өчен җылылык һәм ут белән тәэмин итеп кенә калмый, ә Түбән Кама сәнәгать зонасында файдалануга тапшырылган беренче сәнәгать объектларының берсе дә. Яңа шәһәргә беренчеләрдән булып Советлар Союзының барлык почмакларыннан килгән энергетиклар килеп төпләнә.

Мәсәлән, 1963 елның 1 июлендә территорияне үзләштерү һәм булачак ҖЭҮ вакытлы корылмаларын төзү буенча әзерлек эшләре башлана. 1967 елның 26 февралендә 22 сәгать 30 минутта тулы йөкләнеш булганда комплекслы сынау үткәрелә. Беренче турбогенератор сәнәгать токын бирә. СССР энергетика һәм электрлаштыру министрының 1967 елның 14 апрелендәге 60 номерлы боерыгы белән Түбән Кама ҖЭҮ-1 илнең гамәлдәге электростанцияләре исәбенә кертелә.

Станциянең барлык үсеш этапларында станция егәрлекләрен үзләштерү проект, фәнни-тикшеренү институтлары, илебездәге һәм чит ил җиһазларын, компьютер техникасын һәм алдынгы технологияләрне кулланып, инженер-техник чишелешләрне җитештерүче предприятиеләр һәм заводлар белән бергә алып барыла.

1970 елларда Түбән Камада нефть химиясе һәм шин җитештерү актив үсеш ала, ләкин аларның энергетик ихтыяҗлары бер генә ҖЭҮ канәгать була алмый. 1975 елда икенче җылылык электр үзәген төзү турында карар кабул ителә. Станция сәнәгать кулланучыларына сәгатенә 1887 т пар һәм 335 Гкал кайнар суда җылылык бирергә тиеш була. Төп ягулык сыйфатында мазут сайлана. Төзелеш 1976 елның язында башлана, ә 1980 елның 11 гыйнварында беренче энергоблок файдалануга тапшырыла. Станция тулы җылылык һәм электр егәрлегенә 1987 елда чыга. Җиһазларны модернизацияләгәннән соң, ҖЭҮ Уренгой чыганагындагы табигый газны яндыруга күчә.

2019 елда Түбән Кама ҖЭҮ-2 энергия генерациясе объектларын модернизацияләү федераль программасына кертелгән иде. Программа нигезендә электр энергиясен кулланучыларның түләүләре хисабына модернизацияләүгә инвестицияләрне кире кайтару гарантияләнә. Проектны гамәлгә ашыруның якынча вакыты – 2024 елга кадәр.

Түбән Кама ҖЭҮ әйләнә-тирә мохитне саклауга һәрвакыт игътибар бирелә. Нәтиҗәле экологик идарә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны эзлекле киметү, экологик җаваплылыкка һәм экологик халәткә нигезләнгән предприятиенең уңай имиджын булдыру кебек файдалардан тыш, электростанцияләргә экологик түләүләрне һәм штраф санкцияләрен киметү, энергетика һәм табигый ресурсларны экономияләү һәм саклау, югалтуларны киметү кебек икътисадый файда алу мөмкинлеген дә бирә.

Хәзерге вакытта «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ 2019-2023 елларга инвестиция программасын тормышка ашыра, ул Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.10.2018 ел, № 315 боерыгы белән расланган.

 

Түбән Кама ҖЭҮ материаллары буенча


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International