ХӘБИБУЛЛИНА ЛАРИСА ВАСИЛЬЕВНА
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары
1981 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасының Буа районында туган. 2003 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Беренче тапкыр 2020 елда «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә һәм соңрак 2022 елда «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбендә квалификация күтәрү курслары уза, хәзерге вакытта Россия дәүләт гадел хөкем университетында «Юриспруденция» юнәлеше буенча укулар уза.
2003 елдан 2008 елның октябренә кадәр Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында финанс эшчәнлеген аналитик исәпкә алу һәм контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы белгече, икътисадый һәм технологик программалаштыру бүлегенең баш белгече, тариф һәм инвестиция сәясәте идарәсенең финанс һәм инвестиция сәясәте бүлеге җитәкчесе урынбасары, Икътисадый фаразлау һәм тариф сәясәте идарәсенең торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе булып хезмәт куя.
2008 елның 6 октябреннән башлап Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитетында торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне җайга салу бүлеге җитәкчесе булып эшли.
2010 елның 16 августыннан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында коммуналь комплекс өлкәсендә Җайга салу идарәсенең коммуналь комплекс оешмаларының тариф һәм бәяләр бүлеге җитәкчесе, коммуналь комплекс өлкәсендә җайга салу идарәсе җитәкчесе урынбасары, коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсе җитәкчесе булып эшли.
2009 елның 2 сентябреннән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары,
2022 елның 20 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.
Дәүләт бүләкләре:
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты (2011),
Россиянең Тарифлар буенча федераль хезмәтенең Рәхмәт хаты (2011),
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2013),
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2019),
Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте (2020),
Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2022).
Кияүдә.
Улы һәм кызы бар.