РОССИЯДӘ ТАРИФ СӘЯСӘТЕНЕҢ ҮТКӘНЕ ТУРЫНДА
Россия империясендә беренче иҗтимагый оешма – Ирекле-икътисадый җәмгыять – Екатерина Икенче хакимияткә килгәч өч елдан соң һәм, тугыз ел узгач, Россиядә соңгы эчке таможня бетерелгәннән соң, 1765 елда гамәлгә куела. Ирекле-икътисадый җәмгыятьнең беренче киңәшләреннән берсе эчке базарны яклау өчен генә түгел, ә, бәлки, (Россиянең тышкы сәүдә өлеше зур булмый) бер төр җитештерүчеләрне башкаларыннан яклау өчен дә протекционист тарифы кертелә. Эчке базарны ныклы яһүд капиталын кертү хисабына (Польша бүленгәннән соң, Россия империясенә Европада яһүд халкының иң тыгыз өлеше урнашкан территорияләр туры килә) җимереп карау омтылышы икътисадый методлар белән генә түгел, ә яһүдләрнең бергәләп яшәгән урынын кертү, аның эчендә сәүдә тарифы һәм салым салу системасы белән дә гамәлгә ашырыла.
Бөек француз инкыйлабыннан соң таможня тарифының тагын бер сыйфаты барлыкка килә: нәкъ менә аның ярдәмендә Наполеонга каршы коалицияләр формалаштырыла, нәкъ менә сәүдә һәм таможня тарифлары аша Наполеон Англияне изоляцияләргә һәм кансызландырырга ниятли. Наполеон тарафдары булган Павел беренче 1797 елда Англия белән сәүдә итүгә бик югары тариф кертә, ә 1800 елда исә аны тагын да күбрәк арттыра. Кораб баскычлары өлкәсендә әйләнеш кискен кими, инглизләр шактый зыян күрә. Павел Беренче үтерелгәч һәм Александр Беренче патшалык итә башлагач кына хәл төзәтелә: 1801 елда Англия белән сәүдә тарифларының шактый кимүе күзәтелә. Әмма озакка түгел.
Наполеон тарафыннан гамәлгә ашырылган континенталь блокада сәясәте, гомумән алганда бер, ләкин бик нәтиҗәле: «сугышу мөмкинлегеннән мәхрүм итү өчен, дошман сәүдәсен җимерү» чарасына кайтып кала. Төп көндәш – Англия. Аның экспорт товарлары – колониаль товарларга һәм мамыкка гаять зур (беренчесенә караганда дистәләрчә тапкырга күбрәк) таможня тарифы куела. Какао, каһвә, юка тукымалар, шикәр, мамык һәм башка товарларга бәя артырга тиеш була. Ахыр чиктә, мондый сәясәт Наполеонга 150 миллион франк (таможня конфискацияләре һәм контрабандага каршы көрәш исәбенә) керем китерә, әмма Франциянең үз икътисадын шактый дәрәҗәдә зәгыйфьләндерә.
Россия 1807 елда континенталь блокадага кушылырга мәҗбүр була. Өч ел дәвамында Александр сәүдә тарифларына каршы тора ала, ләкин 1810 елда катгый тыю тарифлары кабул ителә. Бары тик 1815 елда, Наполеон сугышларына нәтиҗә ясаган Вена конгрессыннан соң гына, Европа илләре белән сәүдә итүгә тарифлар шактый киметелә.
Россиядә беренчеләрдән булып Канкрин реформасы буларак билгеле булган «финанс инкыйлабы» XIX гасырның 20-30 елларына карый. Александр I һәм Николай I финанс министры Егор Францевич Канкрин Наполеон белән булып узган сугыштан соң илнең финанс системасын торгыза, әйләнешкә көмеш акча кертә, ахыр чиктә, ил эчендә үз сәнәгатен үстерүгә юнәлдерелгән протекционист тарифы барлыкка килә. Кызганыч, ул вакытта икътисадый яктан иң табышлы сәнәгать булып шәраб-тәмәке җитештерү тора һәм бу эшчәнлекне бүләкләү ике яклы булып чыга. Шуңа да карамастан, әлеге сәясәттән алынган керемнәр бюджетка юнәлдерелә, 1824 елда, Канкрин вазыйфага билгеләнгәннән соң бер ел узгач, кытлыкны бетерү мөмкин була.
XIX гасырның 20 нче елларында Россия чит ил территорияләрен үстерү өчен сәүдә һәм таможня тарифларын кулланырга өйрәнә. Сүз Одессада порто-франко системасын кертү турында бара, әлеге яңалык территория үсешен шулкадәр алга этәрә ки, 20 нче еллар азагына ук Одесса, Мәскәү, Петербург һәм Варшавадан кала, зурлыгы буенча империянең дүртенче шәһәренә әверелә. Соңыннан шул ук тәҗрибә Владивостокта да кулланыла.
Кырым сугышына кадәр Россиянең барлык тышкы сәүдәсе ике киңлеккә: Европа һәм Америкага бүленгән була. Европа сәүдәсендә бөтен тариф сәясәте Финанс министрлыгы тарафыннан мәнфәгатьле төрле ведомстволар (сарай төркемчәләре) белән килешенеп гамәлгә ашырыла. Америка сәүдәсе XIX гасырның утызынчы елларында дөньяның иң зур корпорациясенә әверелгән Россия-Америка компаниясе тарафыннан алып барыла. Россия-Америка компаниясе дәүләт булып тормый, шуңа күрә тарифлар да билгеләми. Ул төп товар – җәнлек мехына ихтыяҗ булуга карап, максатчан сәясәтне бик сыгылмалы алып бара. Әмма үсешнең озак вакытка исәпләнгән сәясәте булмау һәм дәүләтнең компания белән идарә итүдән читләштерелүе 60 ел эшләгән компаниянең таркалуына китерә. Шуннан соң бөтен Россия-Америка сәүдәсе кырык елга диярлек тынып тора.
Кырым сугышыннан соң Россиянең тариф сәясәте, барыннан элек, үзендә җитештерүчене, асылда, хезмәт базарын яклауга юнәлдерелә. Россиянең үзендә җитештерелгән, илдә җитештерелгәннәргә чын-чынлап конкурент була алмаган тарифлардан арзанрак бәяләнгән товарларга охшаш товарларга бик югары пошлина салынган. Сәясәт уңышсызлыкка дучар була: Россия Европа белән берничек тә ярыша алмый башлый.
Шуңа күрә 1868 елгы таможня тарифы башка принцип буенча төзелә: 152 статья буенча пошлиналар киметелә, диңгез һәм коры җир чикләре буенча пошлиналар тигезләнә. Чит илдән кертелгән чималга бик аз пошлина салына, әзер фабрикатларга, киресенчә, иң зур пошлина билгеләнә. Әмма бу сәясәт тә көтелгән нәтиҗәне бирми: җитмешенче еллар уртасыннан ук Россия янә протекционизмга әйләнеп кайта. 1877 елдан таможня пошлиналарын алтын валюта белән ала башлыйлар, бу исә аларның номинал бәясен 25% арттыра. 1891 елга кадәр барлык таможня пошлиналары да үз индустриясен үстерүгә юнәлдерелгән була, таможня сәясәтен Александр III шәхси контролендә тота.
Тариф сәясәтенең яңа принциплары 1891 елда Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән Дәүләт тарифында беркетелә. Бу тариф алдагы еллардагы уңай үзгәрешләрне системага сала һәм ярдәм җитәрлек булмаган сәнәгать тармакларына, беренче чиратта, диңгездәге сәүдә эшчәнлегенә, авыл хуҗалыгы һәм металлургия тармакларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән була. Шулай итеп, кертелә торган авыл хуҗалыгы машиналарына пошлина минималь күләмгә кадәр киметелә, һәм ике елдан соң Россия алман чапкычларының һәм пар чүкечләрен җитештерүдә иң эре импортерга әверелә.
Россиянең тариф сәясәтен төптән-тамырдан үзгәртеп кору 90 нчы елларга туры килә, ул ике яклы конвенция тарифын кабул итүдә чагылыш таба. 1890 елга кадәр Россиянең таможня тарифы автоном диярлек характерда була: Россиягә китерелә торган бер төрле чит ил товарларга, җитештерүче илгә бәйсез рәвештә, бер үк төрле пошлиналар салына. Шул ук вакытта Көнбатыш Европа дәүләтләренең таможня көрәше ике яклы конвенция тариф системасына китерә: килешенә алган яклар алу яки сату буенча үзләре мәнфәгатьле булган товарларга карата пошлиналарда бер-берсенә юл куя башлый. Мондый килешүләр Алмания, Австрия-Венгрия, Италия, Швейцария һәм Бельгия арасында төзелгән һәм 1892 елның февраленнән гамәлгә кергән. Уртача пошлина 30% арттырылган һәм 1893 елның 20 июленнән ике яклы таможня тарифы билгеләнгән: безгә уңайлы булган илләр өчен – гомуми һәм башкалар өчен – арттырылган. Конвекция башлангычларында беренче сәүдә килешүе Франция белән төзелә. Товарны кертү, чыгару, транзит һәм башкалар – барысы буенча да милләт өчен үзара килешенеп файдалану хокукына бәйле торыш аңа нигез булып хезмәт итә. Моннан тыш, ике як та фабрикатлар файдасына килешенгән яклар товарларына кагылмаган, өченче дәүләттән бернинди дә ташламаларга юл куймау йөкләмәсен ала. Әлеге килешү нигезендә, Франция керосин пошлинасын 50% киметә, шул рәвешле рус нефть продуктлары өчен Франциядә сәүдә өлкәсе ачылып китә. Алга таба шундый ук килешүләр Алмания, Австро-Венгрия, Болгария, Дания, Португалия, Сербия, Япония, Тунис илләре белән дә төзелгән. Ләкин! АКШ, Англия һәм Төркия белән генә түгел.
Тариф сәясәтенең беренче рус теоретигы Сергей Юльевич Витте (1849-1915) була, ул – белеме буенча математик, карьерасын кассада билет сатучы буларак башлап җибәрә, Россия империясенең Министрлар Советы Рәисе вазыйфасында тәмамлый. Нәкъ менә ул 80нче елларда «Тимер юл тарифлары принциплары» дигән китап яза, автор исән чакта гына да ул дүрт тапкыр басылып чыга һәм 6 телгә тәрҗемә ителә. Принципларның асылы:
С.Виттега бу принципларның барысын да практикада Россия белән Алмания арасында барган «бер пудтан 10 тиенлек таможня көрәше»ндә кулланырга туры килә. 1893-94 еллар дәвамында Алмания икмәк сәүдәсенә рус тарифларын үзгәртергә һәм авыл хуҗалыгы машиналарын китерүгә тарифларны бөтенләй алып ташларга омтыла. Витте боларның берсенә дә юл куйдырттырмый, һәм 1894 елда Россия белән Алмания арасында ике якка да файдалы килешү имзалана.
Сәүдә өлкәсендә буш урыннар (икмәк, күмер, аннары нефть) барлыкка килү дәрәҗәсенә карап, дәүләт тарифлары акрынлап гына икътисад белән дәүләт идарәсенең төп чыганагы һәм аны яклауның төп ысулына әйләнә. Күп кенә илләрдә сәүдә тарифлары һәм хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар дәүләт органнарының, мәсәлән, Алманиядә – Дойче Банк Махсус департаментының яки Франциядә Сәүдә министрлыгы Тарифлар комиссиясенең махсус хокукына әверелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый органнарны булдырган барлык илләр дә вакытлар узу белән закон чыгаручыларны һәм товар җитештерүчеләрне һәм хезмәт күрсәтүчеләрне тарифларны формалаштыруга җәлеп итәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килә. Дәүләт законы буларак тарифлар, күрәсең, беренче тапкыр XIX гасырның 80нче еллары башында Бөекбританиядә барлыкка килә.
Тарифның үткәне турында сөйләп, бөтен тулылыгы белән фикер йөрткәндә, ул – икътисад системасына: шәхси бизнеска да, икътисадның дәүләт секторына карата да, илкүләмтранс корпорацияләренә карата да дәүләт идарәсенең үткәндәге тарихы булып тора, соңгылары арасында, әйтик, инглиз Ост-Һиндстан иң беренче эре сәүдә компанияләренең берсе булган. Тариф бу эшчәнлектә идарәне югары дәрәҗәле сәнгатькә, кайбер өлешендә, хәтта кирәгеннән артык та җиткерә ала торган иң сыгылмалы корал булып хезмәт итә. Тик шул ук вакытта аның табигате элеккегечә, тәре походлары чорында булган хәлендә сакланып кала. Гарәпчәдән аеруча төгәл тәрҗемә иткәндә, «тариф» ул – бәхәсләшми торган әйбер...
Россия империясендә электр энергиясе төрле шәһәрләрдә төрле тарифлар буенча түләнсә дә, түләү күләме кулланылган егәрлеккә түгел, ә хезмәтне күрсәтү вакытына: һәр дүшәмбегә яки һәр айга бәйле була. СССРда кулланылган егәрлек өчен түләү бары тик сугыш алдыннан гына кертелә, ул чакта шактый егәрлек «ашый» торган электр чәйнекләре һәм үтүкләр барлыкка килә.
Соңгы яңарту: 2021 елның 4 августы, 17:08